Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Локомотив" футболчысы гомеренең соңгы мизгелләре видеога эләккән

"Локоматив" футбол клубының яшьләр командасы ярымсакчысы 18 яшьлек Алексей Ломакинның мәете кичә, ул югалганнан соң ике көн узганнан соң табыла.

news_top_970_100
"Локомотив" футболчысы гомеренең соңгы мизгелләре видеога эләккән
Алексей Ломакинның әнисе 3 декабрьдә полициягә улының югалуы хакында хәбәр итә. Футболчы 30 ноябрьдә үз клубының медицина үзәгенә процедураларга китә һәм элемтәгә чыгудан туктый. Әнисе улының танышы белән кафеда эчеп утырганын ачыклый. Әмма улының танышы берни дә хәтерләмәвен әйтә. Соңрак Ломакинның рюкзагын табалар - ул аны таксида онытып калдырган була. Спортчының телефоны да рюкзакта була.

Соңрак Ломакинның мәетен Мәскәүнең көньягында, Городня елгасы буенда табып алалар.

Ломакинның ничек һәлак булганы видеорегистраторга эләккән булып чыга. Кадрда футболчының ялгыз гына су буеннан атлап барганы һәм зур булмаган ярдан егылып төшкәне күренә.  Шул ук видеорегистратор Ломакинның курткасын төлке сукмакка өстерәп алып чыкканын да төшергән. Куртка кесәсендә футболчының документлары була. Эзләнә торгач, спортчының мәетен табып алалар. Янәшәдә булган видеорегистраторның Ломакинны төшергәне ачыклана. 

Футболчының ни сәбәпле һәлак булуы әлегә ачыкланмаган. Ул өшеп яки батып үлгәндер дип фаразлыйлар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100