Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Лето" фильмында уйнап танылган актер утыз яшендә вафат булды

"Лето" фильмында уйнап танылган актер утыз яшендә вафат булды

news_top_970_100
"Лето" фильмында уйнап танылган актер утыз яшендә вафат булды
Мәскәүдә 30 яшьлек актер Владимир Дыховичный вафат булды. Ул режиссер Иван Дыховичныйның икенче никахтан туган улы.
фото: facebook.com

Фаҗига турында фейсбукта Владимирның әнисе Ольга язган. Ул аның фотосы астына RIP дип язган (rest in peace — "дөньялыктан саубуллаш" мәгънәсендә, кабер ташларына языла торган сүз). 

Актерның әти-әнисенә кайгы уртаклашып бик күп билгеле шәхесләр, шул исәптән режиссер Александр Атанасян, Григорий Константинопольский, Анна Меликян, актриса Юлия Ауг, тәнкыйтьчеләр Андрей Плахов, Мария Кувшинова һәм башкалар язган. 

Владимир Дыховичный ВГИКны тәмамлаганнан соң "Невидимки", "Лето", "Бессонница" фильмнарында төшкән һәм бик өметле актер булып саналган. 

Владимир Дыховичныйның үлеме наркотиклар белән бәйле булырга мөмкин. Журналист Кирилл Шулика фейсбукка шул хакта язган. 2016 елда артистны полиция кулга алды, анда метамфетамин табылды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100