Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан үзәгендәге офис бинасында чыккан зур янгынны сүндереп бетерделәр - фото, видео

Офис бинасыннан 30 кешене эвакуацияләгәннәр.

news_top_970_100
Казан үзәгендәге офис бинасында чыккан зур янгынны сүндереп бетерделәр - фото, видео

Бүген иртәнге якта Казан үзәгендә 500 квадрат метр мәйданны биләгән бинада янгын булды. Урында янгын сүндерүчеләр эшләде. 8.40 сәгатьтә чыккан янгынны 10.37 әгатьтә сүндереп бетерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

8.42 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Университет урамындагы 22нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Дүрт катлы бинадан 30 кешене эвакуацияләгәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр хәбәр иткәнчә, янгын бинаның икенче катына терәп салынган янкормада чыккан. Янгынның сәбәбе әлегә билгеле түгел.

«Бинаның беренче катында — кафе, икенче һәм аннан өстәге катларда офислар урнашкан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бинадан кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Урында янгын сүндерү штабы оештырылган, анда объект администрациясе вәкилләре дә кергән. Хәзер без бинаны тикшерәбез, икенче һәм өченче катлардагы ишекләрне ачабыз», — дип сөйләгән "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Кризислы вәзгыятьләрдә идарә итү үзәгенең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләре алып бару хезмәте башлыгы Руслан Сәлимуллин.

Янгынны тоткарлыкларсыз сүндерү өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә Университет урамын ябарга туры килгән. Урынга 24 янгын сүндерү машинасы килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100