Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ләлә эшли торган эш түгел иде бу...” Чирмешәндә яңа туган баласын ташлап калдырган ханымның гамәленнән туганнары шок хәлендә

3 сентябрьдә Чирмешәндә кибет янында пакет эчендә яңа туган ир баланы табып алдылар. Полиция баланың әнисе кем булуын ачыклады. Ул шул ук кибеттә эшләүче 36 яшьлек сатучы.

news_top_970_100
“Ләлә эшли торган эш түгел иде бу...” Чирмешәндә яңа туган баласын ташлап калдырган ханымның гамәленнән туганнары шок хәлендә

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, йөкле ханым урамда кинәт тулгагы башлануын сизә. Ул куаклык арасында баласын үзе таба да, кендек бавын өзеп ала, аннары баланы пакетка салып, эш урыны янында калдыра. Нарасыйны калдырган мизгелләр видеода да күренә. Анда ананың баланы куеп калдыргач та, кире әйләнеп килүе күренә. Әлеге факт буенча “Әнисе яңа туган сабыйны үтерергә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бүгенге көндә бала Әлмәт перинаталь үзәгендә.

“Таң калдык без моңа”

Ләлә* Чирмешәндә ире, 10 яшьлек кызы һәм 8 яшьлек улы белән яшәгән. Ире ягыннан туганы (исемен әйтмәүне үтенде) “Татар-информ”га аларның уңай, бик тәрбияле, туганчыл гаилә булуы турында сөйләде.

– Без шок хәлендә. Әти-әниләре, абыйлары да шул халәттә ди. Алар кайнана-кайнаталары белән бергә тора. Без алар белән туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә аралаштык, йөрештек. Ләлә белән кибеттә дә очраша идек. Искиткеч тәртипле гаилә, нәрсә булгандыр аларга, төгәл үзебез дә белмибез. Мин аның йөкле булганын да белмәдем. Таң калдык без моңа, бөтен туганнар өчен көтелмәгән хәбәр булды бу. Ләлә үзе дә сөйләшми, шок хәлендә, бернәрсә аңлата алмый, диләр. Искиткеч ачык хатын ул, бөтен яктан уңган, балалары да тәртипле. Ире дә әйбәт кенә эшләп йөри. Юл эшләрендә шофер булып эшләде ул. Ни эчү, ни сүгенү юк. Кайнана белән кайнатасы да искиткеч кешеләр, - диде әңгәмәдәш.

Ул моңа кадәр Ләләне  бары тик уңай яктан гына белгәннәрен, шуңа күрә бу хәлгә нык аптырауларын яшермәде.

– Аның бер яктан да кимчелеге юк иде, балаларны карый иде. Бу адымы гына гаҗәпләндерде. Кемдер баласы бүтәннән дип сөйли. Кем белгән инде? Бәлки, шулдыр сәбәбе. Иптәш кызым хәбәр иткәч, мин, гомумән, башта ышанмадым. Аннары фотосын җибәрде – ә анда Ләлә... белән Р. (ире - ТИ). Бу Ләлә эшли торган эш түгел бу, ышанырлык та түгел, - диде.

Әңгәмәдәш фикеренчә, Ләлә баласын үтерү нияте белән ташлап калдырмаган.

– Аны бит посадкада тапкан дип сөйлиләр, үтерергә теләгән булса, шунда гына калдырып китәр иде. Берәр тайпылыш фәлән булганмы, аңлатып та булмый. Бала исән, Ходай саклаган инде. Ләләне алып киткәннәр дип ишеттек. Ә кызы төнлә торып, “әни кая” дип эзли ди. Ун яшьлек кыз балага әни кирәк шул, - диде.

Гаилә якын арада башка чыгарга да ниятләгән булган: быел йорт салганнар. Әле эчке эшләре белән мәшгуль булганнар.

“Песи баласының кызганыч ачы мияулавына охшаган тавыш ишеттем”

Кибет директоры Рияз Шәрифуллин “Татар-информ”ның рус редакциясе хәбәрчесенә ничек итеп пакетка тап булуы турында сөйләгән.

– Песи баласының кызганыч ачы мияулавына охшаган тавыш ишеттем. Шуннан сэндвич-панельлар складыннан ерак түгел кара пакет күрдем. Анда кемдер селкенгән кебек иде. Пакетны ачып карасам – сабый ята. Ул сквознякта ята иде, яшел кофтага төрелеп салынган иде. Аны җылыту өчен тиз генә кибеткә алып кердем, – дигән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Әлфия Хәсәнова мәгълүматы буенча, баланың хәле бүген тотрыклы. Бала сәламәт, җитлегеп туган. Авырлыгы 3400 грамм.

Ләлә социаль челтәрләрдә "онлайн" режимда. Аңа язгач, җавап бирде. Әмма "сезгә шундый кызыкмы соң", - диде дә, аралашудан туктады. 

*Баласын калдырган хатынның исемен үзгәрттек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100