Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кызымны сеңлемә бирегез": Чүп-чар тулган фатирда табылган “маугли” баланың анасы үз акылында булмаган

"Кызымны сеңлемә бирегез": Чүп-чар тулган фатирда табылган “маугли” баланың анасы үз акылында булмаган

news_top_970_100
"Кызымны сеңлемә бирегез": Чүп-чар тулган фатирда табылган “маугли” баланың анасы үз акылында булмаган
Биш яшьлек Лидага (исеме үзгәртелде) журналистлар "маугли бала" исемен бирде. Аны Мәскәүнең Ленинград шоссесындагы чүп-чар тулы фатирдан тапканнар иде. Баланың 45 яшьлек анасына табиблар “үз акылында түгел” дип диагноз куйган. Бу турыда "Комсомолка" сайты хәбәр итте. 

Лиданы 10 мартка каршы төндә Ленинград шоссесындагы өч бүлмәле фатирда таптылар. Фатир чүп-чар белән тулы булган. Күршеләре бала елаган тавышны ишетеп, полиция чакырган. Череп ята торган чүп-чар арасында бер үзе генә яшәгән һәм куркып беткән кыз баланы хастаханәгә алып киткәннәр. 

  • Мәскәүдәге фатирда биш яшьлек бала табылу турында матбугат чараларына Россия Тикшерү комитеты вәкиле Юлия Иванова 11 мартта сөйләде. "Ленинград шоссесындагы торак йортта урнашкан фатирда биш яшьлек кыз бала табылды. Анда социаль күнекмәләр тәрбияләнмәгән. Кыз кешеләр белән аралаша белми. Балада ябыгу — анорексия билгеләре бар. Сабыйның муенындагы тән тиресенә муенса ябышкан. Күршеләре сүзләре буенча, баланың анасы берничә көн өйдә булмаган", — дигән иде Юлия Иванова. 

Баланың анасы 45 яшьлек Ирина исемле хатын булуы ачыкланган. Ул ярты ел чамасы башка ир белән яшәгән. Бу фатирга вакыт-вакыт баласын ашатыр өчен генә килгәләп йөргән. 

Хатынны кулга алганнар. Хәзер арестны 10 июньгә кадәр озайтканнар. Биш яшьлек Лида исә махсус балалар йортында яши.

"Чүп-чар җыю хатынның авыруы белән бәйле. Ул үзен контрольдә тота алмаган. Хәзер бу авыру беленми. Камерада тәртип. Ирина аны үзе җыештыра", - дип сөйләгән Ирина белән камерада очрашкан хокук яклаучы Иван Мельников.

45 яшьлек Ирина кызы турында борчыла. "Ул кызын яратуын һәм сагынуын әйтте. Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында Ирина белә. Ул баласы өчен көрәшергә җыена. Тикшерү барган вакытта, кызын сеңлесенә бирергә сорый", - дип сөйләгән Мельников.

Иринаның диагнозы гомерлеккә куелмаган. Судтан соң аны мәҗбүри дәвалануга озатулары ихтимал. Сәламәтләнгәч, ул баласына хокукларын торгыза алачак.

"Ул кызы белән яшәргә тели", - дип әйткән Мельников.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100