Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытайда супертайфун котыра: дистәләрчә кеше һәлак, меңнәрчә корылма агып киткән - видео

Кытайда супертайфун котыра: дистәләрчә кеше һәлак, меңнәрчә корылма агып киткән - видео

news_top_970_100
Кытайда супертайфун котыра: дистәләрчә кеше һәлак, меңнәрчә корылма агып киткән - видео
Бу көннәрдә Кытайда "Лекима" дип исемләнгә супертайфун котыра. Табигый бәла-каза биш миллонлап кешегә борчу китергән. Тайфун узганнан соң, илгә көчле яңгырлар килгән. Кытайның көнчыгышында хәрәкәт тукталган. Су агымы өч меңләп корылманы агызып киткән. Дистәләрчә кеше һәлак булган. Бу турыда "Вести"каналы хәбәр итте.

Супертайфунның тизлеге секундына илле метр чамасы булган. Кырыклап кеше үлгән, хәбәрсез югалучылар бар. Авыллар пычрак су һәм туфрак катламы астында калган.

Кешеләрне эвакуациялиләр, волонтерлар карт-карчыкларны күтәреп алып чыга. "Биредә су дүрт-биш метр тирәнлектә. Мин иртәнге дүрттән бирле йортларны карап йөрим, йөзләп кешене коткардым инде", - дип сөйли бер коткаручы. 

 
Шактый кеше йорт-җирсез калган. Михэ һәм Даньхэ елгалары ярларыннан чыгып, өч мең ярым йортны агызып киткән. Җимерек йортлар саны уннарча тапкыр күбрәк.

Шәһәр урамнарын су баскан, җәяүлеләр йөрү мөмкинлеге дә юк. Тимер юлларны япканнар. Самолетлар очмый. Егерме миллион кеше яши торган Шанхай шәһәренә дә куркыныч яный. Анда "Лекима"ны каршы алырга әзерләнгәнәр. Әлегә тыныч, диелә бу хәбәрдә.

Шанхайдагы Хунцяо аэропорты коллапстан арынган инде, самолетлар кабул итә башлаган. Биредә берничә йөз рейсны тоткарлаганнар. Бөтен Кытайда берничә йөз рейс тоткарланган.

Кытай хакимияте өч миллиард ярым доллар зыян килгәнен хәбәр иткән. "Лекима" бераз йомшарса да, тропик давыл рәвешендә дәвам итә, ул төньяк-көнчыгышка таба күчә, диелә бу хәбәрдә. 


Вэньчжоу шәһәрендә үлүчеләр саны иң күбе булган. Биредә таулардан төшкән пычрак сулар елгаларны буып куйган, су басу башланган. Миллионнан артык кешене эвакуцияләгәннәр. Чжэцзян провинциясендә биш миллионлап кеше бәла-каза килгән урында калган.

11 август кичендә тайфун Шаньдун провинциясенә килеп җиткән. Анда биш кеше үлгән, җиде кеше хәбәрсез югалган. 180 мең кешен эвакуацияләгәннәр.    

Хәзер "Лекима" Россиянең Приморье өлкәсенә килә. Көчле яңгырлардан соң су баса. Елгаларда су күтәрелә. 300ләп бакча, йортларны су баскан инде. Төбәктә давыл кисәтүе игълан ителгән.

Большая Уссурка, Малиновка, Комиссаровка елгалары ярларыннан ташый. Ханка күле тирәсендә, Уссури елгасы бассейнында су 0,6-1,4 метрга күтәрелер дип көтелә. Иң куркыныч урыннар Ханкайский, Пограничный, Спасский, Кировский, Лесозаводский, Дальнереченский, Пожарский, Красноармейский, Тернейский, Чугуевский районнарында булыр дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100