Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытайда бер егет яман шештән үлгән сөйгән кызының мәете белән туй ясаган

Кытайда бер егет яман шештән үлгән сөйгән кызының мәете белән туй ясаган

news_top_970_100
Кытайда бер егет яман шештән үлгән сөйгән кызының мәете белән туй ясаган
Кытайда бер егет сөйгән кызының мәете белән туй тантанасы уздырган. Бәйрәм кызны җирләгән көнне булган. Бу турыда AsiaOne порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

Кияү белән кәләш никахын 2013 елда ук рәсмиләштерә. Ләкин туй тантанасын кичектереп торырга туры килә. 28 яшьлек Ян Лю уң күкрәгендә авырту тоя һәм табибка мөрәҗәгать итә. Табиблар аңа күкрәк яман шеше диагнозын куя. Кәләшкә биш ел гомере калганын әйтәләр.

Табиблар күңелсез фараз бирсә дә, Ян Лю авыруын җиңәм дип ышана. Ул дәвалануы турында социаль челтәрдә яза башлый. Кызга операция ясыйлар, ул химия терапиясе уза, нурлы терапиягә дә бара.

Берничә елдан соң авыру кыз терелә башлый. Алар кияве Сю Шинань белән кабат туйга әзерләнә. Тик 2018 елда яман шеш кабат үзен сиздерә, кыз авырый башлый. Егет белән кызга кабат планнарын үзгәртергә туры килә.

Ян Лю яман шеш белән биш ел көрәшкәннән соң, быел октябрь уртасында вафат була.

Шинань исә мәрхүмә сөйгәне белән туй тантанасын уздырырга кара кыла. Туй кызны җирләгән көнне була. Егет Ян Лю өчен туй күлмәге сатып ала. Ул хатынына табут янында еламаска сүз биргән, ләкин мәетне кремациягә алып киткәндә күз яшьләрен тыеп тора алмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100