Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куып килгән фура аркасында, җиңел машинадагы бер гаилә кешеләре һәлак булган - видео

Куып килгән фура аркасында, җиңел машинадагы бер гаилә кешеләре һәлак булган - видео

news_top_970_100
Куып килгән фура аркасында, җиңел машинадагы бер гаилә кешеләре һәлак булган - видео
Түбән Новгород өлкәсендә фура белән җиңел машина бәрелешеп, бер гаилә һәлак булган. Әтисе, әнисе, аларның 4 яшьлек улы урында ук үлгән, 6 яшьлек кызлары һәм тагын өч кеше имгәнгән. Алар хастаханәдә ята. Коточкыч аварияне видеорегистратор камерасы төшереп алган. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 

Авариянең шаһиты булган кешеләр сүзләренчә, машинаның тәгәрмәчләре тәгәрәп киткән. 
   


Фаҗига 11 августта иртәнге сигез тирәсендә Лысковский районында була. Авария йөк машинасын йөртүче гаебе белән килеп чыга. Ул таудан төшкәндә тизлеген арттыра, куып килеп, борылышка кергәндә тормозлый башлый. Бу вакытта юл юеш була, йөк машинасының ярымприцебы шуып китә һәм каршы як полосага чыга. Каршыга килә торган "Лада Ларгус" автомобиле бик тырышса да, юнәлешен үзгәртә алмый, аңы яннан баручы тагын бер йөк машинасы комачаулый.

Шулай итеп җиңел машинаның сул ягына ярымприцеп килеп бәрелә. Бу вакытта салонда алты кеше була. Бу гаилә Чиләбе ягыннан килә. 37 яшьлек ир-ат, аның хатыны һәм дүрт яшьлек улы шунда ук һәлак була. 57 һәм 60 яшьлек ике хатын-кыз, алты яшьлек кыз бала җитди имгәнә.

Фура белән идарә иткән 32 яшьлек ир-атны кулга алалар. Аны моңа кадәр дә берничә кеше имгәнгән авария китереп чыгарган өчен штрафка тарткан булганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100