"Куркынычсызлык каешын ычкындырырга өлгермәгәннәр": Шереметьеводагы самолетта үлүчеләрнең котылу мөмкинлеге булмаган

12 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: sledcom.ru
Шереметьево аэропортында һәлакәткә очраган "Суперджет" самолетындагы кешеләр сумкаларын алу аркасында, башкаларга чыгарга комачаулаган дигән хәбәр дөреслеккә туры килми. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итә. 

  • 5 майда, Шереметьево аэропортында Sukhoi Superjet-100 самолеты һәлакәткә очрады. Мәскәү-Мурманск рейсы буенча оча торган лайнер бортында 78 кеше булган. 40 пассажир һәм бер бортпроводник егет үлгән. Тугыз кеше хастаханәдә ята.
Моңа кадәр бизнес-класс пассажирлары әйберләрен алу аркасында, башка пассажирлар яна торган салоннан чыга алмыйча, һәлак булган дигән хәбәрләр таралды. Хокук саклау органнары шул хакта аңлатма биргән. Самолетның койрык өлешендә утырган пассажирлар берничек тә котыла алмас иде, дигән алар. "Алар куркынычсызлык каешларын да ычкындырырга өлгермәгән. Шунда ук аңнарын югалтканнар. Бу кешеләр төтенгә тончыккан", дип аңлатканнар.

Хәзерге вакытта мәрхүмнәрнең шәхесен ачыклау эшләре бара.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла