Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кунакханә хезмәткәрләре тоткарланган": Төркиядә имгәнгән 12 яшьлек кызның хәле яхшырган

"Кунакханә хезмәткәрләре тоткарланган": Төркиядә имгәнгән 12 яшьлек кызның хәле яхшырган

news_top_970_100
"Кунакханә хезмәткәрләре тоткарланган": Төркиядә имгәнгән 12 яшьлек кызның хәле яхшырган
Петербургтан Төркиягә барып ял иткәндә, 12 яшьлек кыз бала имгәнгән. 18 августта Бодрум шәһәрендәге кунакханәдә кызның кулы бассейндагы су торбасына кереп киткән. Бала хастаханәдә комада ята. Хәзер аның янына Петербург табиблары барган. Баланың хәле яхшырган. Бу турыда Беренче канал хәбәр итте.

Кызга өстәмә тикшеренүләр билгеләнгән. Петербург табиблары дәвалау планына төзәтмәләр керткән. Динамика яхшыга бара. Шулай да бала әле һаман комада ята, диелә бу хәбәрдә. 

Бассейнда коенганда кызның кулы су циркуляцияләү насосына кереп китә. Насосны ватып кына баланы коткаралар. Бассейннан чыгарганда, кыз аңсыз була.

Бодрум кунакханәсендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлдә гаепле хезмәткәрләрне тоткарлаганнар. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100