Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунакка килгән 15 һәм 16 яшьлек ике малай ир белән хатынны үтереп, өйләрен яндырганнар

Кунакка килгән 15 һәм 16 яшьлек ике малай ир белән хатынны үтереп, өйләрен яндырганнар

news_top_970_100
Кунакка килгән 15 һәм 16 яшьлек ике малай ир белән хатынны үтереп, өйләрен яндырганнар
Красноярск өлкәсендәге Тунгусско-Чунский районы суды 15 һәм 16 яшьлек ике үсмергә хөкем карары чыгарган. Бу малайлар ир белән хатынны үтерүдә гаепле дип табылган. Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Эвенкийский районының Ванавара авылында яшәүче 15 һәм 16 яшьлек ике бала талау, үтерү һәм милеккә зыян салуда гаепләнгән.

Алар 2018 елда ир белән хатын яши торган йортка кунакка килгәннәр. Бергә аракы эчеп утырганнар. Шуннан соң малайлар кунакчыл хуҗаларны үтерегә карар кылган. Малайлар хуҗаларны пычак, көрәк сабы, металл чылбыр белән вәхшиләрчә кыйнап үтергәннәр.

55 яшьлек хатын өлешчә параличланган булган, ул җинаятьчеләргә каршы тора алмаган. Малайлар моны белгән. Алар 55 яшьлек ирне дә үтергәннәр. Шуннан соң җинаять эзләрен яшерү өчен, йортка ут төрткәннәр.

Күршеләре коткаручылар чакырган һәм янгынны сүндергәннәр. 

Моңа кадәр ай ярым элек бу ике малай кибет баскан булган. Тикшерү барышында алар матди зыянны тулысынча каплаганнар.

Малайлар гаепләрен тулысынча таныган. Аларның берсен сигез ел алты ай һәм тугыз көнгә, икенчесен сигез ел алты һәм биш көнгә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100