Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кулларында ачкычлар бар иде, ишекләрне үзләре ачып керделәр” Сергачтагы “Татар Радиосы” радиостанциясе студиясенә һөҗүм иткәннәр

28 ноябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында “Татар Радиосы” милли радиостанциясе студиясенә һөҗүм иткәннәр. Радиостанция мөхәррире Фәрит Аймалетдинов сүзләренә караганда, һөҗүм итүчеләр исерек хәлдә булган. Радиостанциянең техник бинасына бәреп кергән өч ир-егет аппаратурага зыян китерергә өлгермәгән. Полиция хезмәткәрләре өч һөҗүмченең икесен тоткарлаган, берсе кача алган. Хәзерге вакытта вакыйга факты буенча тикшерү эше бара.

news_top_970_100
“Кулларында ачкычлар бар иде, ишекләрне үзләре ачып керделәр” Сергачтагы “Татар Радиосы” радиостанциясе студиясенә һөҗүм иткәннәр
- 19 сәгать 30 минутта өч ир-ат радиостанция офисына бәреп керде. Алар 30-35 яшьләр тирәсендә, барысы да исерек хәлдә иде. Зыян күрүчеләр юк, мин ул вакытта эштә үзем генә идем. Полиция хезмәткәрләре шунда ук килеп җитте. Икесен тоткарладылар, берсе качырга өлгерде. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. 
Соңгы мәгълүмәтләрдән күренгәнчә, һөҗүм итүче ике ир-ат Сергачтан, берсе Мәскәү кешесе. Безнең радиостанциянең студиясе аерым бинада урнашмаган, арендалап тордык. Һөҗүм итүчеләрнең ачкычлары булган, алар ишекләрне үзләре ачып кергән. Минем аңлавымча, шунда кәеф-сафа корып утырганнар һәм кызык эзләп студиягә кергәннәр. Һөҗүм итү өчен алай җитди сәбәпләр юк, шуңа күрә шау-шу куптарырга кирәкми. 

“Татар радио”сының баш мөхәррире Айваз Садыровка хәбәр итмәдем, бу аның кадәр зур җинаять түгел бит. “Татар радио”сы бездә 2016 елдан башлап эшләп килә, тыңлаучылар саны да күп, - дип сөйләде Фәрит Аймалетдинов.

“Татар радиосы”ның Казандагы филиалы бу хәлләрдән хәбәрдар түгел. Радионың баш мөхәррире Айваз Садыров “Интертат” хәбәрчесе белән соңрак элемтәгә керәчәген әйтте. Алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованы бу яңалык гаҗәпләндерде. “Шулаймени? Әле сездән ишетәм, белмәгән идем”, - диде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100