Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара фаҗигасе: “Кичтән сәеррәк булган ул, төнге өчтә әбисенә җиде тапкыр кадагач, безгә кереп, улымны яралады”

Кукмара районы Олыяз авылында булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. 21 яшьлек Р. 23 март көнне урын өстендә ятучы әбисен пычак белән кадап үтерүдә һәм күрше И. абыйсын яралауда шикләнелә. Бәхеткә, И. могҗиза белән исән кала.

news_top_970_100
Кукмара фаҗигасе: “Кичтән сәеррәк булган ул, төнге өчтә әбисенә җиде тапкыр кадагач, безгә кереп, улымны яралады”

“Азып-тузып йөргән егет түгел”

- Үзәк өзгеч вакыйга бу, ышанырлык түгел. Р. менә дигән тәртипле егет булды, начар укымады. Кукмарада мәдрәсә тәмамлады, мәчеткә йөри иде, - диде Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Маликов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Г. лар гаиләсе тыныч кына көн күргән. Йортта бердәнбер хатын-кыз - 89 яшьлек әби. Р.ның әнисе, кызганычка, бер ел элек начар чирдән вафат булган. Әтиләре Г. “Урал” хуҗалыгында каравылчы булып эшли. Р.ның 23 яшьлек абыйсы А. бар.

“Төнге өчтә булган фаҗига”

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, Кукмараны гына түгел, Татарстанны шаулаткан хәл болай була дип тасвирлана: Р. төнге ике белән өч арасында урын өстендә яткан әбисенә ташлана дип шикләнәләр. Бу хәлне күргән А. участковыйны дәшәргә дип чыгып йөгерә. Әтиләре исә бу вакытта төнге каравылда була. Әбисе белән эшне бетергәч, күзе тонган егет, абыйсын эзләп, тирә-күршеләренә сугыла башлый. Әмма аңа ишекне бары бер генә күршеләре ача. Шулай итеп, егетнең барлык үч-нәфрәтен сыйдырган пычак күрше абыйсын да яраларга өлгерә.

“Р. авылда практика үтә иде”

- Р. Ветеринария академиясенең дүртенче курсында укый. Авылга ул практика үтәргә кайткан иде. Мәктәптә дә начар укымады, академиядә дә “4”, “5”легә барган диләр. Моңарчы без аны тәртипле, юаш егет дип йөри идек. Әнисе Н. татар теле укытучысы иде. Авырганда да тәрбияләде ул аны. Ул гына түгел, абыйсы белән икәүләшеп, кызлардан да яратыбрак карадылар, - диде авыл җирлеге башлыгы.

“Безгә генә түгел, әллә ничә күршенең ишеген шакыган”

Көтелмәгән кунак күршеләренә төнге өченче яртыда керә.

- Өй ишеген төнгә бикләп ятабыз инде. Бик каты шакыгач, ни бар икән дип, улым чыгып ачкан. Р. аңа сүз дә әйтергә өлгермәгән бугай, кулындагы пычагы белән ташланган, ияк астыннан муенына кадәр кисеп төшергән, - дип сөйләде “Татар-информ”га К. ханым. – Ул безгә кергәнче, башка күршеләргә дә сугылган инде. Ачучы гына булмаган.

“Төн уртасында нинди ят тавыш икән дип чыктым”

Шомлы төн вакыйгаларын бүгенгедәй аермачык хәтерли К. ханым.

- Ят ир-ат тавышы булгач, мин дә торып чыктым. Ул вакытта Р. инде прихожаяга хәтле кергән иде. Аның кулында пычак, улымның канга баткан йөзен күреп, авып китә яздым. Каян көч тапканмындыр, төртеп җибәрдем. Улым без тарткалашкан арада верандага чыгып егылган. Р. исә, пычагын күтәреп, тагын аның артыннан китте. Сөялеп торган себеркене алып, Р.ның кулына сугам, үзем “Полиция чакырам” дип кычкырам. Исе дә китмәде, “Чакыр”гына ди. Шул арада улым өйгә кереп качты, мин дә ничек кирәк алай итеп, Р.ны этеп-төртеп, ишекне бикләп куйдым. Ул верандада басып калды. Мин күршебезгә шалтыратып, районга – хастаханәгә чыгып киттек. Без киткәндә аларның капка төпләрендә участковый машинасы тора иде. Әле бу вакытта Р.ның өйдә ниләр кылганын белмәдек тә. Баксаң, улым аның беренче генә корбаны булмаган инде.

“Әнисен кулына күтәреп диярлек йөрде”

К. ханым сүзләренчә, Р. бик акыллы егет булып үскән. Һәрвакыт исәнләшеп йөргән. Гаиләдә дә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөргән. Шулай булмый ни, әниләре вафатыннан соң да аның әнисен караганнар бит! Үз йортыннан кияү өенә алып кайтканнар.

- Р. әнисенә бик тә миһербанлы бала булды. Бик яраталар иде алар бер-берсен. Н. укытучы иде бит. Р.ны тәнәфес вакытында да сөеп чыга торган булган дип сөйлиләр. Н. авырып киткәч тә, Р. бик кайгырды, аның гомерен ничек тә озайтырга теләде, күтәреп диярлек йөртте инде менә. Начар яшәү түгел, бер тавыш та ишетелмәде алар ягыннан, - диде К. ханым.

“Р. үзен сәер тота”

Авыл халкы сөйләвенчә, Р.ның сәерлекләре сизелә башлаган булган. Кичтән абыйсы әтисенә: “Р. үзен сәеррәк тота, хастаханәгә алып барырга кирәк” дигән. Бу эшне дүшәмбегә калдырганнар, имеш. Ә шимбә иртәсендә шушы хәл була.

“Үз тормышын бозды”

- Өйдә конфликт булганмы, Р. ник кулына пычак алган, без бу хакта белмибез инде. Әбисенә 7 тапкыр кадаган диделәр. Ул урын өстендә ятучы ябык кына әбекәй иде, күп кирәкмени? Кызганыч, Р. үзенең язмышын, тормышын бозды. Хәзергә ул сак астында. Әле кичә алып килеп, вакыйганың ничек кылынганын күрсәттерделәр, - диде К. ханым.

“Күлмәк белән тугансың”

К. ханымның улы И. бүген өйдә дәвалана.

- Ярасы зур калачак инде. Ияк астыннан муенына кадәр сузылган. Теккән хирурга та: “Күлмәк белән тугансың, тамырыңа эләгергә бер миллиметр калган”, - диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100