Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Красноярскида торак йортта көчле шартлау булган

Красноярскида торак йортта көчле шартлау булган

news_top_970_100
Красноярскида торак йортта көчле шартлау булган
Красноярскидагы торак йортта газ шартлаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Кандагар урамы, 3 йортта, Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә (җирле вакыт - 21:00) икенче каттагы фатирда шартлау була. Өч фатир җимерелә. 

Йорттан 12 кешене, шул исәптән 2 баланы эвакуацияләгәннәр. Һәлак булучылар һәм үлүчеләр юк. 

Шартлау сәбәбе - газ җиһазларын куллану куркынычсызлыгын бозу сәбәпле булган, дип хәбәр ителә.

14 гыйнварда Ростов өлкәсе Шахты шәһәрендә 9 катлы йортта газ шартлады, 5 кеше һәлак булды. 31 декабрьдә Магнитогорскида бер подъезд тулысынча ишелеп, 39 кеше һәлак булган иде. Бу фаҗигаләрнең дә сәбәбе - көнкүреш газы шартлау.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100