Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Красноярскида сигез кеше, шул исәптән дүрт бала янгында һәлак булган

Красноярскида сигез кеше, шул исәптән дүрт бала янгында һәлак булган

news_top_970_100
Красноярскида сигез кеше, шул исәптән дүрт бала янгында һәлак булган
Красноярск шәһәрендә күп катлы йортта бер фатирда янгында сигез кеше һәлак булган. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

16 сентябрьгә каршы төндә Гусаров урамындагы биш катлы йорттагы фатирда янгын чыга. Сигез кеше һәлак була. Алар арасында дүрт бала бар. Соңрак һәлак булучылар арасында Лесосибриск шәһәре прокуроры Василий Федорцев булуы да ачыклана. Ул биредә бөтен гаиләсе - хатыны һәм ике баласы белән була. Бу мәгълүматны ведомствода да раслыйлар. Янгында прокурор урынбасарының хатын-кыз туганының гаиләсе дә һәлак була. Алар балалары белән ял көненә кунакка килгән, диелә әлеге хәбәрдә.

Биш катлы йортның өченче катындагы фатирда янгын турында хәбәр төнге өченче тирәсендә килә. Дүртенче яртыларда янгынны сүндереп бетерәләр. Ут 40 метр мәйданда була. Бу турыда Красноярск буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.


Красноярск шәһәре хакимияте янгын кеше хатасы аркасында килеп чыккан дип фаразлый. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы Красноярск мэры урынбасары Владислав Логиновка сылтама белән хәбәр итте.

Логинов сүзләренчә, сигез кеше кунган фатир ишеген ачкыч белән биклиләр. Янгын чыккач, хуҗалар да, кунаклар да ишекне тиз генә ачып чыга алмый һәм һәлак була.

"Бу кыенлыклар фаҗига кеше хатасы аркасында килеп чыкканын сөйли", - дигән ул.

Янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Красноярск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янган фатирны тикшергән белгечләр фатирда электр үткәргечләр иске булган дигән нәтиҗә ясаган. Үткәргечләр югары көчәнешкә чыдамаган. Фаҗига булган төнне өйдә берничә электр приборын берьюлы челтәргә тоташтырганнар. Шуннан соң кыска ялганыш килеп чыккан. Үткәргеч яна башлаган. Бу вакытта хуҗалар да, кунаклар да йоклаган.

Фаҗиганең башка версияләре дә бар. Җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин күрсәтмәсе буенча тикшерүне ведомствоның үзәк аппараты үз контроленә алган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100