Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Коточкыч авырту иде ул". Танылган актриса үзен төркем белән көчләүләре хакында сөйләде

Кино йолдызы Наталья Андрейченконы яшь чагында ике егет көчләгән. Бу хакта ул "Секрет на миллион" тапшыруында сөйләде.

news_top_970_100
"Коточкыч авырту иде ул". Танылган актриса үзен төркем белән көчләүләре хакында сөйләде
Наталья Андрейченко беренче чиратта тамашачыларга "Мэри Поппинс" фильмындагы образы белән таныш (фотода).

Бу хәл Натальяга 19 яшь чакта, 1975 елда була. Ул ВГИКта бик соң узган репетициядән соң такси белән кайтырга чыга. Таксист кызны урманга алып китә һәм көчләргә омтыла. Наталья аягы белән машина тәрәзәсен вата һәм машинадан чыга ала. Аңа ике егет очрый, кыз аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. "Аларның кулларында коточкыч озын пычак иде", - ди ул. Егетләр таксистны куып җибәрәләр һәм кызны озатып куерга ризалаша. Әмма егетләр кызны кыйный башлый һәм көчлиләр. "Минем башыма суктылар. Коточкыч авырту иде ул. Мин күземне ачтым, йомдым... һәм шул вакытта башланды. Мин аңымны югалттым, тагын аңыма килдем. Бик озак булды бу һәм бик нык авыртты. Мин моның нинди вәхшилек икәнен сөйләп аңлата алмыйм. Алар гел минем йөземә суктылар. Күпмедер вакыттан соң мин күрә алмый башладым, чөнки күз кабаклары шешеп, күзне каплады. Мин, аларның киткәнен сизеп, шуыша башладым. Мин шуыштым, шуыштым. Ниндидер култыксаны тойдым, шунда мине кемдер тотып алды. Ул бик олы кеше иде, миңа стакан белән аракы эчерде дә: "Тынычлан, кызым", - диде. Мин стаканны этеп, милиция чакырырга куштым", - дип сөйли актриса. Аны хастаханәгә алып баралар. Иртән әтисе килә, табиблар аңа: "кызыгызның күзе бар микәнен белмибез", - диләр, аның бите шул дәрәҗәдә шешкән була. Көчләүчеләрнең берсе - Андрей Разанцев - аның белән бер мәктәптә укыган егет була. Җинаятьчеләр кулга алына. "Суд бик куркыныч булды. Аларны 18 елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Берсенең минем күзләремә карап: "Мин үч алачакмын!" - дип кычкырганын гына хәтерлим, - дип искә ала Андрейчанко. 

Студиядә аны үзен көчләгән ирнең тол хатыны белән очраштыралар. Хатын сөйләвенчә, ир үзен яхшы тоткан өчен төрмәдән иртә чыга, өйләнә, аның балалары туа. Ул хатынына үзенең җинаяте турында сөйли һәм гомере буе бу адымга барганы өчен үкенеп яши. Берничә ел элек аңарда рак табыла һәм ул үлә. Икенче ир исә төрмәдән чыккач, кабат җинаять эшли, тагын ике тапкыр утырып чыга һәм берничә ел элек вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100