Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коега егылган сабыйны коткару өчен башы белән аска төшкән 12 яшьлек малай акчадан баш тарткан

Коега егылган сабыйны коткару өчен башы белән аска төшкән 12 яшьлек малай акчадан баш тарткан

news_top_970_100
Коега егылган сабыйны коткару өчен башы белән аска төшкән 12 яшьлек малай акчадан баш тарткан
Мәскәүнең 850 еллыгы исемендәге паркта ике яшьлек кыз бала тирән дренаж коесына төшеп китә. Кое торбасы бик нечкә булганга, анда олы кеше төшә алмый. Ике яшьлек кызны коткару өчен, бер малайны коега төшерәләр, дип язган идек.

Коега сабый бала төшеп киткәнен күргән олы ир-атлар тәвәккәл карар кабул итә. Алар Дима исемле малайга коега төшеп, баланы коткарырга сорый. Чөнки бу коега олы ир-ат кеше сыймый. Дима уйлап та тормыйча риза була. Ул өч метр чамасы тирәнлектәге коега башы белән түбән төшә. Шул килеш биш минут чамасы асылынып тора.


Балаларны өскә алып менгәч, коткаручылар кыз баланы җылытырга тотына. Сап-салкын суда утырган сабый юешләнеп беткән һәм бик нык туңган. Диманы да мактыйлар, рәхмәт әйтәләр, акча бирмәкче булалар. Тик Дима акчадан баш тарта.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә сабыйны коткарган үсмерне бүләкләргә җыена. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 12 яшьлек Дима үзе бу эшен геройлык дип санамый да. Ул мизгелдә башкача эшли дә алмый идем, дип белдерә.  Телеканал хәбәрчесе Дима белән аралашкан.

"Бераз гына кырылган урыннарым бар", - дип аякларын күрсәтә ул.    

"Кызны тартып алу авыр булды. Коеда бик караңгы иде. Бала кычкырганга, ябык коеда булганга башым әйләнде, кызны ычкындырып җибәрермен кебек тоелды", - дип сөйләгән ул.

"Дима үзе дә егылып, башы белән аска төшеп китәргә мөмкин иде бит", - дип сөйли бу хәлне күреп торган иптәшләре.

Балалар икесе дә исән-сау, имгәнүчеләр юк. 

Хәзер кое капкачын ачык калдыруда гаепле кешеләрне ачыклыйлар, тикшерү эшләре бара. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100