Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Клиентларының тырнакларын тартып алып җәрәхәтләгән маникюр ясаучы хатынны кулга алганнар

Клиентларының тырнакларын тартып алып җәрәхәтләгән маникюр ясаучы хатынны кулга алганнар

news_top_970_100
Клиентларының тырнакларын тартып алып җәрәхәтләгән маникюр ясаучы хатынны кулга алганнар
Хабаровск өлкәсендә маникюр ясаучы хатынны Мәскәү өлкәсендә кулга алганнар. Ул клиентларының тырнакларын тартып алган. Хәзер бу хатынга карата җинаять эше ачылган. Аны тормыш һәм сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтүдә һәм мошенниклыкта гаеплиләр. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

49 яшьлек хатын төбәк буйлап семинарлар уздырып йөргән. Ул сынган, бозылган тырнакларны төзәтү ысулларын "өйрәткән". 

"Аның медицина буенча белеме, сертификатлары һәм лицензияләре булмаган. Кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган медицина хезмәтләре күрсәткән. Клиентларының тырнакларын кырыендагы тиресе белән бергә алган", - дип хәбәр иткән Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе.

Җинаятьтә шикләнелүче хатынны Мәскәү өлкәсендә кулга алганнар һәм Хабаровск шәһәренә озатканнар. Аның өендә тентү уздырганнар, тикшерү өчен кирәкле әйберләрне алганнар.

Хәзер хокук саклаучылар зыян күргән клиентларның санын ачыклый, аларга ни дәрәҗәдә зыян килгәнен билгели.

Манкюр белән шөгыльләнүче бу хатын моңа кадәр "алдан уйлап үтерү һәм мошенниклык өчен" төрмәдә утырып чыккан булган инде. Хәзерге вакытта ул тикшерү изоляторында утыра.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100