Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кияү егете өйләнгәнен белми": Бер хатын аңсыз яткан ир-атка кияүгә чыккан

"Кияү егете өйләнгәнен белми": Бер хатын аңсыз яткан ир-атка кияүгә чыккан

news_top_970_100
"Кияү егете өйләнгәнен белми": Бер хатын аңсыз яткан ир-атка кияүгә чыккан
Кемерово өлкәсендәге Таштагол шәһәрендә яшәүче хатын хастаханәдә аңсыз яткан ир-атка кияүгә чыккан. ЗАГС җитәкчесе бу никахны рәсми рәвештә теркәгән. Әлеге никахны теркәгән өчен, хәзер түрәне хөкем итәләр. Бу турыда Кемерово өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның июлендә түрә үзенең танышына "яхшылык" эшли. Җитәкчегә иптәш хатыны үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Бу хатын үзенең икенче бер танышының соравын җиткерә. Ул урын өстендә аңсыз яткан ир-ат белән мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәүне сорый.

Новокузнецк шәһәрендәге хастаханәдә аңсыз яткан ир-ат мылтыктан атып яраланган була. Имгәнгәннән соң, ул хастаханәдә аңына килмичә ята. Шулай итеп "кияү" егете өйләнгәнен үзе белми дә кала.

Никахтан соң, икенче көнне үк ир-ат вафат була. Ә законсыз гамәлләр аркасында "хатын" статусын алган хатыны "тол" кала. Ул бөтен милекне мирас итеп ала. Мәрхүмнең мал-мөлкәте, шәхси милегенә хокуклары да бу хатынга күчә.

Өстәвенә, бу хатын саксыз гамәлләр аркасында "ире" үлгән өчен, мораль зыян түләттерү таләп итә башлый. Суд әлеге дәгъваны канәгатьләндерә һәм аңа мораль зыян өчен 100 мең сум түлиләр.

Әлеге җинаятьне Россия Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Кемерово өлкәсе буенча идарәсе хезмәткәрләре ача. Алар оператив чаралар вакытында табылган белешмәне тикшерү органнарына тапшыра.

33 яшьлек ЗАГС җитәкчесен вәкаләтләрен арттырып куллануда гаеплиләр. Ул аңсыз ир-ат белән таныш хатынының никахын теркәп, рәсми документлар яза, никах турында таныклык бирә.

ЗАГС җитәкчесе никахы теркәлүче ир-атның өйләнергә ризалык биреп гариза язмавын белә, башка юл белән дә аның ризалыгын алмый. Шуңа да карамастан, ул документларны үзе имзалый, печать куя. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Кемерово буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр ЗАГС җитәкчесенең гаебен расларлык дәлилләр туплап, гаепләү карары чыгарган. Прокурор бу эшнең материалларын Таштагол шәһәре судына карау өчен тапшырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100