Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияү белән кәләш никахлашырга кергән мизгелдә клуб түбәсенең кырые ишелеп төшкән (видеокүзәтү кадрлары)

Кияү белән кәләш никахлашырга кергән мизгелдә клуб түбәсенең кырые ишелеп төшкән (видеокүзәтү кадрлары)

news_top_970_100
Кияү белән кәләш никахлашырга кергән мизгелдә клуб түбәсенең кырые ишелеп төшкән (видеокүзәтү кадрлары)

Башкортстанда Гафури районының Красноусол бистәсендә Мәдәният йортының фасады ишелеп төшә. Бу вакытта бирегә кияү белән кәләш никахлашу өчен гариза бирергә килгән була. Могҗиза белән генә яшь гаиләнең язмышы бозылмый кала. Әлеге вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. 

2 мартта булган хәл төшерелгән видео кадрларыннан күренгәнчә, егет белән кыз бина ишегеннән узуга, фасад, түбә кырые ишелеп төшә. Кар һәм стена кисәкләре, кирпечләр коела. Бу вакытта кияү белән кәләш никахны теркәү өчен Мәдәният йортына кереп киткән генә була.

«Бу гаиләгә бәхет кенә телисе кала», — дип сөйли видеоны төшерүче кеше.

Төбәктәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Мәдәният йортына килүчеләрнең берсе дә имгәнмәгән. Кирпеч ватыклары берничә дистә метрга очып таралса да, зыян күрүчеләр юк. Экспертлар ачыклаганча, 20 метр озынлыктагы баскыч төбе түбәсе кар күп ятканга, түбә конструкциясе искергән булганга ишелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100