Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Чәчләр үрә торырлык": Кировта яшәүче хатын ике яшьлек баласына пычак белән кадаган

"Чәчләр үрә торырлык": Кировта яшәүче хатын ике яшьлек баласына пычак белән кадаган

news_top_970_100
"Чәчләр үрә торырлык": Кировта яшәүче хатын ике яшьлек баласына пычак белән кадаган
Киров шәһәренең Дуслык урамындагы бер йортта 14 августта вәхши җинаять була. "Тикшерүчеләрнең коры белешмәсеннән дә чәчләр үрә торырлык" дип язды "КП" сайты.

"2016 елда туган малай мәете табылды. Җинаять урынын җентекләп тикшерделәр. Бала мәетендә берничә тапкыр пычак кадаган эзләр бар", - дип хәбәр итте Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Башка чыганаклар баланың мәетендә сигез тапкыр пычак белән кадаган эзләр табылган дип яза. Фатирдагы линолеум өстендәге кан күлләвеге моны раслый, диелә бу хәбәрдә.  

Баланы үтерүдә шикләнеп 41 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Җинаять вакытында ул исерек була. Нәни баланы үтерүдә шикләнәләр. Әлбәттә, фаҗигадән соң берничә сәгатьтән үк баланы кем үтергәнен әйтү мөмкин дә түгел. Бу вакытта баланың анасы кайда булган? Ул кичтә хатын исерек булганмы? Ул баласын яклый алганмы? - "КП" сайты шундый сорауларга җавап эзләгән.

Фаҗига булган йорт ишегалдында ике яшьлек малае белән йөргән 29 яшьлек хатынны бөтен кеше диярлек белән. Ул биредә еш кунак була. Ул килә торган фатир хуҗасы - хатынның дусты дип фаразлыйлар.

"Баланы һәрчак үзе белән ияртеп йөртте. Белмим, бәлки ул шулай итеп бик җаваплы ана булып күренергә теләгәндер. Салып утырганда, бала шешәсенә сөт урынына сыра салып бирәләр иде дип тә сөйлиләр. Тынычлап йокласын, комачауламасын өчен. Ул бит анда ирләр белән булган, аларны бик еш алмаштырган", - дип сөйли күрше хатыны.

14 августта да бу хатын ике яшьлек улын ияртеп тагын бирегә килә. Сәгать дүртләр тирәсендә ул өч ир-ат белән бергә була. Берсе - фатир хуҗасы, тагын икесе - биредә яшәүчеләр. Алар фатирга кереп бикләнә һәм төнгә кадәр аракы эчеп утыра.

Полицияне кем чакырганы билгесез, күршеләрнең берсе дә хокук саклаучыларга шалтыраттым дип әйтми.

"Дүрт олы кеше бергә аракы эчеп утырганда, тавыш чыкмаганга ышана алмыйм. Күршеләр сүзләренчә, тыныч булган. Ул чагында полицияне кем чакырган соң? Башта полиция, ашыгыч ярдәм, шуннан соң коткаручылар килгән бит. Алар ишекне ватып ачкан. Әгәр фатирдан тавыш килмәсә,  тыныч булса, эчтә салып утырган кешеләрнең берәрсе полиция чакырган булуы ихтимал", - дип фаразлый күрше хатыны.

"Бу хатын балигъ булмаганнар эше буенча бүлектә хисапта тора иде. Административ җаваплылыкка да берничә тапкыр тартылды", - ди сөйләгәннәр Киров өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Фаҗигадән соң бер көннән, баланың анасы сабыен үзе үтерүен таныган. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр иткән. "Баланың үлемендә анасы гаепле. Сорау алган вакытта бу хатын гаебен таныды. Ул баласын имгәткәнен сөйләде. Сабый анасына ял итәргә комачаулаган", - дип сөйләгәннәр Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, хатынның сүзләре шаһитларның күрсәтмәләре, урында табылган дәлилләр белән раслана. 
 
Тикшерү комитеты видеосында үз баласын вәхшиләрчә үтергән хатын белән тикшерү эксперименты сурәтләнгән. "Ул өйгә кайтыйк, диде. Мин кайтмадым. Ул ишекне ача башлады. Мине тыңламады. Мин өстәлдән пычак алдым. Ул ишекне ача алмады. Ике яки өч тапкыр яныннан суктым", - дип сөйли баласын үтергән хатын. Ул сабыена кайда һәм ничек итеп сукканын да сөйләп һәм күрсәтеп  бирә.  



"Җинаять эшен тикшерү кысаларында фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары өйрәнеләчәк. Профилактика системасының территориаль органнарының гамәлләренә бәя биреләчәк. Бу хатынның икенче нәни баласына карата ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителәчәк", - диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100