Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендә рәттән берничә йорт, тагын унлап корылма янган

Киров өлкәсендә рәттән берничә йорт, тагын унлап корылма янган

news_top_970_100
Киров өлкәсендә рәттән берничә йорт, тагын унлап корылма янган
Киров өлкәсенең Кильмез районындагы Кульма авылында 2 майда көндезге унике тирәсендә биш йорт яна. Янгын сүндерүдә 51 кеше катнаша. Ярдәмгә Казаннан МИ-8 вертолеты да бара. Бу турыда Киров өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичке бишенче яртылар тирәсендә янгынны тулысынча сүндерәләр. Рәттән өч йорт янып бетә. Бу йортларда 4 кеше яшәгән, хәзер аларны туганнары сыендырган. Йортлар янындагы ун корылма да янып беткән. Имгәнүчеләр юк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Якынча мәгълүматлар буенча, башта коры үлән яна башлаган. Аннары җил белән ут йортларга һәм корылмаларга күчкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100