Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Киендем дә үрмәләдем": Янгын чыккан фатирдагы балаларны өске катта яшәүче күрше коткарган мизгел видеога эләккән

"Киендем дә үрмәләдем": Янгын чыккан фатирдагы балаларны өске катта яшәүче күрше коткарган мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
"Киендем дә үрмәләдем": Янгын чыккан фатирдагы балаларны өске катта яшәүче күрше коткарган мизгел видеога эләккән
27 майда Приморьедагы Фокино шәһәренең Усатов урамындагы йортта янгын чыга. Алтынчы катта урнашкан бер фатирда янгын чыга. Бу вакытта биредә ике кыз бала үзләре генә була. Сабыйлар фатирдан мөстәкыйль чыга алмый. Әлеге вакыйга турында "Вести" каналы хәбәр итте.

Сабыйлар кечкенә генә балконга чыгып баса. Аста җыелышкан кешеләр җәймә җәеп куя һәм сабыйларга сикерергә тәкъдим итә. Балалар сикерергә кыймыйча тора. Бу вакытта исә күрше бүлмәдә янгын котыра - ялкынланып ут янып ята, төтен чыга, суларга һава да җитми. 

Шушы мизгелдә өстәге катта урнашкан фатирда яшәүче ир-ат килеп чыга. Ул күрше балаларын үзенең фатирына менәргә чакыра, өске катка үрмәләп керергә ярдәм итә. Шулай итеп сабыйлар исән кала.



Балаларны фаҗигадән коткарган ир-атның кем булуы соңрак ачыклана. 25 яшьлек Алексей Резниченко "Вести ФМ Владивосток" радиостанциясе хәбәрчесе белән аралаша. Ул балалар кычкырган тавыш ишетеп алуын сөйли. Тәрәзәдән карагач, астагы балконда басып торучы балаларны күреп ала. Егет подъездга йөгереп чыга. Кызлар яши торган фатир ишеген ачмакчы була - тик булдыра алмый. Аңа төтен комачаулый.

"Мин киендем дә, тышкы якка үрмәләп чыктым. Олырак яшьтәге кыз бала сеңлесен миңа бирде. Шуннан соң аның үзен дә минем фатирга менгердем", - дип сөйләгән Алексей.

Балаларны коткарган күрше егете сабыйларга су эчерткән, өсләренә кием кидергән һәм төтен баскан подъезддан алып чыккан.

"Олырак яшьтәге кыз кулымнан ычкына язгач, курыктым инде. Ул кулын уңайлы итеп бирмәде, шуңа күрә мин аны кире төшердем. Икенче тапкырында ул әйбәтләп тотынды да мин аны алдым", - дип сөйләгән Алексей.

"Фокино шәһәрендәге Усатов урамындагы йортта янгын урынына коткаручылар 4 минутта килеп җитте. 6нчы катта ике фатир яна иде. Коткаручылар килеп җиткәнче, йортта яшәүчеләр үзләре янгыннан ике кешене коткарган. Күрше фатирлардан кешеләр эвакуацияләнде. Аларга медицина ярдәме кирәк булмады. 17.03 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелде", диелә Приморье өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Хәзер кызларга куркыныч янамый. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар балаларны коткару мизгелләрен күргәч, Алексейны чын герой дип атаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100