Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттән сатып алган җиләк-җимештә энәләр табылган

"Мин грушаны тешләдем һәм энә күреп алдым", - дип сөйләгән кибеттән җиләк-җимеш алып кайткан хатын.

news_top_970_100
Кибеттән сатып алган җиләк-җимештә энәләр табылган

Австралиядә хулиганнар кибеттәге җиләк-җимешләргә энә кадап калдырган. Соңгы көннәрдә куркыныч табылдык грушаларда булуы ачыкланган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бер хатын кибеттә сатып алган груша эчендә тегү машинасы энәсен тапкан. Бәхеткә, бу хатынга зыян килмәгән.

«Мин грушаны тешләдем һәм энә күреп алдым. Мин шаккаттым. Энәнең ни белән зарарланган булганын кем белгән», — дип сөйләгән ул.

Хатын грушаны кибеткә кире илтеп биргән. Супермаркет вәкилләре тикшерү башлаган.

Австралия һәм Яңа Зеландия кибетләрендә энәле җимешләр сентябрь азагында барлыкка килгән. Ул вакытта мәктәптә укучы баланы тоткарлаганнар. Бала энәләрне шаяртып кадавын әйткән.

Октябрьдә исә шундый ук хулиганлык өчен 50 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. Ул шулай итеп хезмәттәшләреннән һәм җитәкчелектән үч алмакчы булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100