Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хыялын тормышка Путин ашырган ун яшьлек малай яман шештән үлгән

Россия Президенты Владимир Путин мәрхүм баланың әнисенә шалтыратып, кайгы уртаклашкан.

news_top_970_100
Хыялын тормышка Путин ашырган ун яшьлек малай яман шештән үлгән

Ун яшьлек Коля Кузнецов лейкоз — канында яман шештән интеккән. «Минем белән хыяллан» проекты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин бу баланың хыялын тормышка ашырган. Коля Путин белән кул кысышып күрешергә теләгән булган. Бу турыда НТВ каналы сөйләде.

Малайның үлеме турында әнисе сөйләгән. Коляда лейкозның кискен формасы була. Былтыр көз әнисе улының салкын тиеп авыруын абайлап ала. Табиблар исә яман шеш диагнозы куя. Коля 19 февральдә Дима Рогачев исемендәге клиникада җан биргән. Баланың йөрәге туктаган. «Табибларга рәхмәт. Барысын да эшләделәр», — дигән бу хатын.

Малайны 23 февральдә Кисловодск шәһәрендә җирләгәннәр. Коля үлгәннән соң, Путин шалтыратып, кайгы уртаклашкан, зур кәрзиндә кызыл роза чәчәкләрен бүләк итеп җибәргән.

Владимир Путинның кулын кысу турындагы хыялы тормышка ашасын да Коля белмәгән. Аның өчен Путин белән очрашу көтелмәгән хәл булган.

Хастаханәдә ятканда, Коля Путин белән кул кысышып күрешергә теләвен әйтә. Владимир Путин «Минем белән хыяллан» проекты кысаларында сайлап алган биш конверт эчендә Коляның хыялы язылган хат та була. Яңа ел алдыннан Коляны Кремльгә чакыралар. Шунда ул Президент белән очраша. Коля Владимир Путинның кул кысуын «нык» дип бәяләгән.

Авырый башлаганчы, бу бала ирекле көрәш һәм самбо белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша. Укый торган мәктәбендә Коляны бик игелекле һәм мәрхәмәтле бала итеп искә алалар. Ул думбрада уйнарга өйрәнгән, инглиз теле түгәрәгенә йөргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100