Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хуҗаның эте бер айлык баласын талап үтергән

Өйдә немец овчаркасы һәм ротвейлер була.

news_top_970_100
Хуҗаның эте бер айлык баласын талап үтергән

Томск шәһәрендәге бер йортта хуҗаларның үз эте һөҗүм итеп, сабый бала һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Томск өлкәсе буенча тикшерү органнары җинаять эше ачкан. Бу турыда Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Фаҗига 13 февральдә көндез була. Томск шәһәренең шәхси секторындагы бер йортта яшәүче хатын ишегалдына чыгып китә. Ул бер айлык кызын өйдә балалар кроватендә калдыра. Бу вакытта өйдә ике эт — немец овчаркасы һәм ротвейлер була. Өйгә кире әйләнеп кергән хатын коточкыч фаҗига күреп ала. Бер айлык сабый диванда ята. Аның гәүдәсендә һәм башында бик күп яралар була. Бу яралар эт теше эзенә охшаган. Сабыйны хастаханәгә илтәләр. Ул икенче көнне җан бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр бу вакыйганы өйрәнә. Судмедэкспертиза билгеләнгән. Баланың анасыннан сорау алганнар. "Саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100