Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хуҗалар хәтта гафу да үтенмәде". Зур алабай күрше малаен талаган

Әти кеше эткә атып кына улын саклап кала алган.

news_top_970_100
"Хуҗалар хәтта гафу да үтенмәде". Зур алабай күрше малаен талаган

Алабай токымлы эт Магнитогорск шәһәрендәге үсмерне талаган. Бу хакта U24.Ru порталы яза.

Малайның әтисе, улының нинди тән җәрәхәтләре алганын күрсәтү өчен, фотога төшергән һәм Магнитогорск төркеменә элгән. 

Бу хәл 7 ноябрьдә була. Бу малайның күршеләренең алабае, койма аша сикереп урамга чыга. Бу вакытат урамда ике малай була. 

"Минем улым күрше малаен төртеп җибәргән, ул әти-әнисен чакырырга йөгерә. Аның әтисе тимер күсәк күтәреп урамга чыга, әмма эткә суга алмый. Алабай аны аяктан егып, ботын тешли. Алабай икенче малайны да талый - эт аның күкрәген тешләп яралый", - дип сөйләгән малайның әнисе. 

Малайның әтисе, эткә атып кына котырган хайванны туктата ала. Тән җәрәхәтләре алган малайны травмпунктка җибәрәләр.

Малайның әнисе әйтүенчә, этнең паспорты буенча алабайга 10 майда котыру авыруына каршы прививка ясалган. "Хәзер хуҗалар этне каядыр яшергән. Участковый этне үтереп булмый, котыру авыруына каршы прививкалар ясавыгызны дәвам итегез ди. Күршеләр гафу да үтенмәде, ә этне таяк белән куарга кирәк иде диләр", - дип сөйләгән ана кеше. 

Фото: vk.com/magnitkacity

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100