Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хуҗа хатынны үзенең этләре талап үтергән

Хуҗа хатын этләрен авыл этләреннән аермакчы булган, йә ризыкларын тартып алган дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Хуҗа хатынны үзенең этләре талап үтергән

Мәскәү янындагы бер шәһәрдә фаҗига булган. Хәрби токымлы ике эт хуҗа хатынны талаган. Хатын урында ук җан биргән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Раменское районындагы Вялки авылында була. Марина Быстрова күп еллар дәвамында этләр үрчетү белән шөгыльләнә. Бордосс догы токымлы хәрби этләрне хуҗа хатын россиякүләм ярышларга әзерли. Социаль челтәрләрдә этләрен күрсәтеп тора. Бу этләр 90 кг кадәр авырлыкта булырга мөмкин.

Хатын үзе генә өйдә чакта, аңа этләр һөҗүм итә. Доглар хатынны талый. Ул табиблар килгәнче үк үлә.

Маринаның этләре авылдагы барлык этләргә дә өрә торган булган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, хуҗа хатын үз этләрен авылдагы башка этләрдән аерырга тырышкан. Шул вакытта аңа үз этләре . Икенче версия буенча, бу хатын этләрнең ризыгын тартып алган булуы ихтимал диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта фаҗига ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100