Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хатыны канны чистарта, дусты мәетне яшерешә": Бер ир-атны үтереп, чит кеше каберенә салып калдырганнар

"Хатыны канны чистарта, дусты мәетне яшерешә": Бер ир-атны үтереп, чит кеше каберенә салып калдырганнар

news_top_970_100
"Хатыны канны чистарта, дусты мәетне яшерешә": Бер ир-атны үтереп, чит кеше каберенә салып калдырганнар
Самара өлкәсенең Идел буе районында 36 яшьлек Сергей П.га карата суд карары чыгарганнар. Ул 28 яшьлек Дмитрий Б.ны атып үтергән. Мәрхүмнең мәетен бер айдан соң - башка кеше каберендә, чит кеше табуты астыннан тапканнар. Бу турыда "КП-Самара"сайты хәбәр итте.

Җинаятьче һәм аның корбанының кушаматлары да була. Сергейны "Череп" дип йөртәләр. Ул Дагыстанда снайпер булып хезмәт иткән. Дмитрий исә моңа кадәр да хөкем ителгән була, дуслары аны "Белый" ди атыйлар.

2018 елның кышында Дмитрий белән Сергей талаша башлый, алар телефон аша ачуланыша. Имеш, Дмитрий наркотиклар тарата, Сергейга бу ошамый. 20 февральдә Дмитрий Сергей янына очрашуга килә. Әңгәмә барып чыкмый. Сергей Дмитрийның аягына карабиннан ата.

"Шуннан соң алар яраны бәйли башлыйлар. Ләкин талаш дәвам итә. Кешегә аткан өчен җинаять җаваплылыгыннан качу өчен, Сергей көндәшенең башына мылтыктан ата. Шулай итеп Дмитрий һәлак була", - дип хәбәр итә төбәк прокуратурасы.

Сергейның әтисе Олег "КП-Самара" хәбәрчесе белән аралаша. Ул улы очраклы рәвештә генә атып җибәргән дип саный.

"Дмитрий пистолет тартып чыгарган. Ә улымның мылтыгы ишектә эленеп тора, ул аучылык белән мавыга. Ул Дмитрийны куркытырга гына тели, идәнгә ата. Аягына тидерә, ә мылтык ул автомат кебек эшли - икенче ату очраклы була", - ди җинаятьченең әтисе.

Сергей мәетне әтисенең автомобиленә чыгарып сала һәм район читенә алып китә. Шунда күпер астына төшереп, кар белән каплап калдырып тора. Шуннан соң ул җинаять урынына кайта, бергә яши торган хатыны белән бергәләп кан эзләрен чистарта, гильзаларны яшерә.

Дмитрийны атып үтергәне турында Сергей дустына сөйли. Дусты исә мәетне яхшылап яшерергә тәкъдим итә. Бу вакытта Сергей күптән түгел генә үлгән танышын җирләүдә ярдәм итеп йөри торган була. Нәкъ менә шул кешегә атап казылган кабергә Дмитрийның мәетен төшереп куярга карар кылалар. Мәрхүмне зиратка илтәләр, кабер чокырына төшерәләр, җир белән каплап куялар. Бу кабергә җирләнәсе кешене озатучылар берни дә абайламый, алар чын мәет салынган табутны Дмитрийның мәете өстенә төшереп күмеп куя.

Сергейны 23 мартта тоткарлыйлар. Хокук саклаучылар Дмитрийны нәкъ менә Сергей үтергәнендә шикләнми дә. Ләкин ул вакытта Сергей Украинага качкан була. Аны шунда тоткарлыйлар һәм 2018 елның көзендә Россия соравы буенча туган якларына кайтаралар.

Судта Сергей күрсәтмәләрен үзгәртә, азакта ул очраклы рәвештә аттым дип таный. Шулай да, Сергейны гаепле дип табалар һәм 8 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ул каты режимлы колониягә китә. Әлеге җинаять турында белеп тә, полициягә хәбәр итмәгән, Сергейга Дмитрийның мәетен яшерергә булышкан ир-атка 80 мең күләмендә штраф түләргә кирәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100