Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә кладовкага бикләп калдырганнан соң, пневмония белән авыручы ир-ат үлгән

Хастаханәдә кладовкага бикләп калдырганнан соң, пневмония белән авыручы ир-ат үлгән

news_top_970_100
Хастаханәдә кладовкага бикләп калдырганнан соң, пневмония белән авыручы ир-ат үлгән
Быел февральдә Бурятия хастаханәләренең берсендә пневмония белән авыручы 40 яшьлек ир-ат үлә. Кайсыбер мәгълүматлар буенча, табиблар бу авыруны реанимациягә күчерүдән баш тарткан. Авыру ир-ат үзен дәвалый торган табибны эзли башлаган. Шуннан соң аны аерым бүлмәгә - кладовкага йозаккка бикләп куйганнар. Бераздан шушы бүлмәдә ир-атның мәетен тапканнар, дип хәбәр итә РЕН ТВ каналы.  

Әлеге вакыйгадан соң Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Хастаханәнең баш табибы эшеннән азат ителгән.
           
"Бурятия хастаханәсендә яхшылап карамаганга, 40 яшьлек ир-ат үлгән дигән хәбәр 11 апрельдә матбугат чараларында таралды. Бу вакыйганы өйрәнгәннән соң, Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсе "саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачты", - диелгән Бурятия буенча Тикшерү комитеты сайтында.

Ир-атның ничек итеп үлгәнен аеруча җитди эшләрне тикшерә торган бүлек хезмәткәрләре ачыклый. Урынга Бурятия буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Сергей Базаров үзе бара. 
 

Владимир исемле мәрхүм ир-атның кыз туганы табибларны гаепли. "Владимир вафатыннан соң бер ай узгач, бу кладовкага кровать, тумбочка, раковина китереп урнаштырдылар", - ди Анна Иванова.

Туганнарына Владимир белән "бар да тәртиптә", дип ышандырырга тырышканнар. Шәфкать туташлары озак вакыт дәвамында пациентны ни өчен палатадан чыгарганнарын аңлата алмаган. Бераздан табиблар сөйләгәнчә, ир-атны психоз аркасында изоляцияләгәннәр. 

"Кладовка ишеген ватып кергәндә, Владимир идәндә ята иде. Анда кровать юк иде", - дип сөйли бу хатын.  

Карцерга охшаган бу бүлмәгә керү өчен, Владимирның әтисе эшчеләр алып килеп, ишекне болгарка белән кистергән. "Әти сөйли: Мин аны (шәфкать туташын) көттем, көттем, көттем. Ул юк. Нидер эшләргә кирәк бит. Шакый тотындым. <...> Шуннан соң әти әйтә: "Мин озак көтә алмый идем. Анда эшчеләр бар, аларда болгарка да бар иде. Менә алар йозакны кисте". Ишекне ачып кергәч, әти абыйның идәндә ятканын күреп ала. Ул аңсыз була. Алар абыйга ярдәм итәргә тырышып карый. Иелеп, аны аңына китерергә маташканда, иреннәренең салкын булуын тоеп ала. Әле шуннан соң да терелтергә тырыша. Коридорга йөгереп чыга, шәфкать туташын чакыра. Ул пульсын тотып карый да, башын гына селки", - дип сөйли Анна.

Әти кеше улының мәете янында тезләренә басып тора. Табиблар исә бу чолан яныннан дәшми-тынмый гына узып китә, алар фаҗигагә игътибар итми, диелгән бу хәбәрдә.

Анна сүзләренчә, мондый хәл беркайда да кабатланмаска тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100