Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә эшләүче хатын, яшь кызның өзелгән бармагыннан көлеп, видео төшергән

Хастаханәдә эшләүче хатын, яшь кызның өзелгән бармагыннан көлеп, видео төшергән

news_top_970_100
Хастаханәдә эшләүче хатын, яшь кызның өзелгән бармагыннан көлеп, видео төшергән

Ямал өлкәсенең Надым шәһәрендә яшь кызның бармагы өзелгән. Ул табибларга мөрәҗәгать иткән. Биредә санитар булып эшләүче хатын өзелгән бармакны тотып видео төшергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әлеге вакыйга төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Бармак өзелерлек итеп ни эшләргә була?! — дип сөйләнә санитар хатын. Бармак өзелү бик кызык тоелган күрәсең. Ул роликны танышларына җибәргән. Тиз арада бу кадрларны хастаханә җитәкчелеге дә күреп алган. Санитарканы эштән җибәргәннәр. Бу турыда «Ямал» телевидениесе хәбәр итә.

Биредәге матбугат чаралары язганча, кыз бармагын бассейнда өздергән. Ул егылган һәм бармагы рәшәткәгә кысылып калган. Шунда кызның бармагы өзелгән. Имгәнгән кыз Надым шәһәре хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр. Тик бармакны тегеп куя алмаганнар.

Соңрак хастаханәнең баш табибы Наталья Калиберда әлеге фактның чын булуын раслаган. Санитар хатын операциядән соң бармакны контейнердан алган, видео төшергән һәм челтәрдә тараткан. Бу турыда баш табиб сөйләгән.

«Бу — әхлаксыз гамәл. Аны эшләгән кеше безнең оешмада эшли алмый», — дигән Калиберда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100