Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык медицинасы белән дәваланган хатынның ашказанына тере суалчаннар тулган

Халык медицинасы белән дәваланган хатынның ашказанына тере суалчаннар тулган

news_top_970_100
Халык медицинасы белән дәваланган хатынның ашказанына тере суалчаннар тулган

Кытайда яшәүче бер хатын халык медицинасы буенча дәваланырга карар кылган. Ул үпкә яман шешеннән котылу өчен, күп итеп тере личинкалар ашаган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте.

2016 елда Сиань шәһәрендә әлеге хатынны үпкәсенең сул яктагы өлешендә яман шеш табыла. Өч ел дәвамында ул яман шеш белән көрәшә. Инде өмет өзелде дигәндә генә, хатын халык медицинасы белән дәваланырга була. Авыру хатын тере личинкалар ашый башлый. Имеш, бу личинкаларны ашасаң, яман шеш үзе бетә икән.

Шундый гаҗәеп ысул белән бер ай дәвалангач, хатынның күкрәгендә һәм ашказанында авырту барлыкка килә. Ул хастаханәгә бара. Хатын соңгы ике атнада эче бик авыртуын, төнлә йоклый алмавын әйтә. Аны хастаханәгә салалар һәм гастроскопия ясыйлар. Тикшерү барышында, табибларга шок була. Алар авыру хатынның ашказанында мыжгып яткан суалчаннар күчен күреп ала. Хатынга гельментларга каршы препаратлар бирәләр. Шуннан соң авырту басыла.

Табиблар халык медицинасы ысулларының куркыныч булуын аңлата, үз-үзеңне дәвалап ятмаска киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100