Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше үтереп, канын эчкән психик авыру табиб дипломы сатып алып, хастаханәгә эшкә урнашкан

Кеше үтереп, канын эчкән психик авыру табиб дипломы сатып алып, хастаханәгә эшкә урнашкан

news_top_970_100
Кеше үтереп, канын эчкән психик авыру табиб дипломы сатып алып, хастаханәгә эшкә урнашкан

Чиләбедә ялган диплом белән хастаханәдә эшләгән терапевтны кулга алганнар, дип хәбәр итә "Известия". 36 яшьлек Борис Кондрашин шәһәр хастаханәседә эшләгән. 16 яшьлек чагында Кондрашин классташын үтереп, канын эчә. Кулга алгач, Борисның оккультизм белән мавыкканы ачыклана. Ул үзен "барон фон Гинцель" дип атап йөрткән. Яшүсмер үзен кара көчләр белән көрәшә дип исәпли һәм шушы максаттан берәр кешене корбан итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килә.

Борисның әтисе табиб булып эшли, шул сәбәпле, аларның өйләрендә составында наркотик булган дарулар була. Яшүсмер классташын наркотиклар кулланып карарга чакыра. Дусты килгәч, ул аны транквилизатор кадап йоклата. Аннары кул пычкысы белән мәетен кисәкләргә турый, бавырын алып ашый. Йөрәгендәге канын көмеш бокалга сала, оккультик китапларда язылган сүзләрне әйтеп, эчә. Кулга алынгач, аның тагын тугыз кешене корбан итәргә җыенганы билгеле була. 

Үтерүче психик авыру дип табыла һәм аны психиатрик клиникага мәҗбүри дәвалауга җибәрәләр. Ул аннан берничә елдан соң чыга, табиблар күзәтүе астында яши. Аннары ул үз карьерасын башларга уйлый - табиб дипломы сатып алып, хастаханәгә эшкә урнаша.

Кондрашин терапевт булып эшли, табиблар өчен форумнарда теркәлә. Анда ул үзен психиатр һәм нарколог дип күрсәтә, кешеләргә киңәшләр бирә, фикер алышуларда катнаша. Анда аны Кондрашинны дәвалаган психиатр күреп ала һәм "коллегасы" турында полициягә хәбәр итә.

Кондрашин кулга алынган. Хәзер аны ирегеннән мәхрүм итәргә җыеналар. Ул ялган документлар куллануда һәм наркотиклар саклауда гаепләнә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100