Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Керчьта фаҗига китереп чыгарган егетнең характеры нинди булган?

Тикшерүчеләр әтисеннән һәм төркемдәшләреннән сорау ала.

news_top_970_100
Керчьта фаҗига китереп чыгарган егетнең характеры нинди булган?
Керчь политехника көллиятендә атыш һәм шартлаулар оештырган Владислав Росляковның әтисеннән тикшерүчеләр сорау алган. Бу хакта "Известия" яза. 

Егетнең әтисе улы белән катлаулы мөнәсәбәтләр турында сөйләгән. Владислав аңа көллият турында беркайчан берни әйтми торган булган. Владиславның дуслары да булмаган, ул балачактан таныш бер егет белән аралашкан, ләкин аның белән дә элемтә өзелгән. 

Үсмер егет тәрбияле, әмма йомыкый булган. Росляковның әтисе улының компьютер уеннары һәм корал белән кызыксынуын белгән. 

Владиславка характеристиканы бергә укыган төркемдәшләре да биргән. Алар сүзләренчә, егет укуда калышмаган, башка студентлар белән конфликтка кермәгән. 

  • 17 октябрь көнне 4 курс студенты Владислав Росляков үзе ясаган бомбаны уку йорты ашханәсенә куйган, ә аннан соң атыш оештырган. Егет көллият китапханәсендә үз-үзенә кул салган, үзе белән 150 патроны булган, дип хәбәр ителә. 18 кеше һәлак, 74 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100