Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда югалган апалы-энеле 9 һәм 7 яшьлек балаларны төн буе эзләгәннәр

Казанда югалган апалы-энеле 9 һәм 7 яшьлек балаларны төн буе эзләгәннәр

news_top_970_100
Казанда югалган апалы-энеле 9 һәм 7 яшьлек балаларны төн буе эзләгәннәр
Казанда 9 яшьлек кыз һәм аның 7 яшьлек энесе югалган. Әти-әниләре эштә вакытта, балалар өйдән чыгып киткән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

"Балаларның әти-әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать итте. 1 июльдә олылар эшкә киткәндә балалар үзләре генә өйдә кала. Кичке якта әтисе белән әнисе кайтканда, балалар өйдә булмый. Төнлә балаларны үзләре эзлиләр, аларга волонтерлар ярдәм итә", - дип сөйләделәр ведомствода.

"Хәзерге вакытта балаларны полиция хезмәткәрләре эзли. 7 яшьлек малайның буе чама белән 130 см, чандыр гәүдәле, чәчләре һәм күзләре кара төстә. Кызның буе 135 см чамасы, чәчләре кара, толымга үрелгән, чандыр гәүдәле", диелгән бу хәбәрдә.

Соңрак "Татар-информ" агентлыгы балаларның табылу турында язды. "Балалар табылды. Алар исән-сау", - дип сөйлгәннәр полициядә. 

Сабыйларның кайда булуы турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100