Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшь хатын бауга ябышып балконга кергәндә, егылып һәлак булган - фаҗига мизгеле видеода

Әнисе егылганын кечкенә кызы күреп торган, 5 яшьлек улы фатир эчендә калган.

news_top_970_100
Казанда яшь хатын бауга ябышып балконга кергәндә, егылып һәлак булган - фаҗига мизгеле видеода
Фаҗига Казанда 9 сентябрьдә булган. Чүпрәк япмаларны бер-берсенә бәйләп, үзенең балконына керергә маташкан яшь хатын һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га үз чыганагы хәбәр иткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу хатын үз фатирына керә алмаган. Аның ишеге эчке яктан бикле булган. Хатын чүпрәкләрне бәйләп, өстәге каттагы балконнан үз балконына керергә җыенган. Ләкин билгеле бер мизгелдә ул егылып төшкән. "Ашыгыч ярдәм" табиблары килеп җиткәнче, имгәнгән хатын җан биргән.

Әлеге фаҗигане хатынның кечкенә кызы күреп торган. Фатирда исә аның 5 яшьлек улы калган.

Коточкыч фаҗиганең кадрлары социаль челтәрләрдә чыкты.



Сурәтләрдә простынялардан ясалган бауга ябышып, хатынның кире балконга керергә маташуы күренә. Бу хәлне узып баручы кешеләр астан күзәтеп тора. Алар хатынга ныграк ябышырга әйтәләр. Тиз арада коткаручылар килеп җитәчәк дип ышандыралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100