Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда трамвай яна башлагач, пассажирлар тәрәзәдән чыгып котылган - видео

Казанда трамвай яна башлагач, пассажирлар тәрәзәдән чыгып котылган - видео

news_top_970_100
Казанда трамвай яна башлагач, пассажирлар тәрәзәдән чыгып котылган - видео
27 апрельдә Казанда 5нче маршрут буйлап бара торган трамвайга ут капкан. Кайсыбер пассажирлар тәрәзәдән чыгарга мәҗбүр булган. Эвакуация видеосын "Вести" каналы күрсәтте. 

Кадрларда пыяла ватылган тавышлар ишетелә, узып баручыларның ярдәмгә йөгерүе, трамвай түбәсендә ялкын телләре күренә.


Фаҗига иртәнге сигезләр тирәсендә була. "Казан Арена" тукталышына җитәр алдыннан, трамвай туктала. Ишекләр ачылмый һәм чыгу юлында этеш-төртеш килеп чыга. Салонга кара төтен тула башлый. Трамвайдан чыгып котылу өчен, берничә егет тәрәзәләрне вата. Аларның берсенең аягы киселә, диелгән бу хәбәрдә. 

Узып баручы кешеләр бу егетнең аягын бәйләп торганы да видеодан күренә.     

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр төтеннең электр двигателеннән чыгуын ачыклый.

"08.19 сәгатьтә 5нче маршруттан бара торган трамвайда төтен чыгу турында хәбәр килде. Бу вакытта ул Ямашев проспектындагы 115А йорты каршында була. Урынга килеп җиткән коткаручылар ачык ут булмавын, вагон түбәсендәге электр двигателе төтенләвен ачыклый. Пассажирлар үзләре чыккан, имгәнүчеләр юк", диелгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең "ВКонтакте" челтәрендәге сәхифәсендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100