Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пәрдәләрне ябыгыз: Казанда кешеләрнең интим тормышларын тәрәзә аша дронга төшереп, социаль челтәргә эләләр

Пәрдәләрне ябыгыз: Казанда кешеләрнең интим тормышларын тәрәзә аша дронга төшереп, социаль челтәргә эләләр

news_top_970_100
Пәрдәләрне ябыгыз: Казанда кешеләрнең интим тормышларын тәрәзә аша дронга төшереп, социаль челтәргә эләләр
Социаль челтәрләрнең берсендә Казан кешеләренең шәхси тормышлары турында видеолар пәйда булды. Әлегә кем икәнлекләре билгесез кешеләр, югары катларда яшәүчеләрнең йокы бүлмәләрен видеога төшереп, социаль челтәргә элә. Монда кешеләрнең кич белән киенеп-чишенгәне дә, талашканнары, сугышканнары да, шулай ук җенси мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнгәннәре дә бар.

Төркем администраторлары ачыктан ачык "Казанлыларның тормышларын күзәтәбез. Көтеп торыгыз, хәзер эләктерәбез!" дип язган.

Төркемдә бу видеоларны караучылар саны күп, әмма күпчелек моны гаепләп чыга. "Кеше йокы бүлмәсендә теләсә ни эшли ала! Сезнең анда ни эшегез бар?" - дип гаепләп язалар. 

Кешенең шәхси тормышы турында мәгълүматларны тарату закон тарафыннан тыела. 16 яшькә кадәрле кешеләр турында тискәре мәгълүмат таратучыларны Җинаять Кодексы буенча хәтта 5 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Видеокадрга эләккән һәркем үзен яклап судка мөрәҗәгать итә ала, социаль челтәр администрациясе 

Казан эчке эшләр бүлегенә зыян күрүчеләрдән мөрәҗәгатьләр әлегә булмаган. Әмма хәбәр мәгълүмат чараларына чыкканнан соң полиция бу кешеләрнең эшчәнлегенә нокта куяр дип өметләник.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100