Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ике кешене яндырып үтергәннәр

Ике игезәк ир-атка һәм аларның берсенең хатынына вәхшиләрчә һөҗүм иткәннәр.

news_top_970_100
Казанда ике кешене яндырып үтергәннәр

29 ноябрьдә Татарстанның Югары судында Казанда яшәүче ике ир-атка карата хөкем карары чыгардылар. Алар ике игезәк ир-атны һәм аларның берсенең хатынын вәхшиләрчә кыйнаган. Кыйналган кешеләрнең икесе һәлак булган. Әлеге җинаять турында «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

18 мартта төнлә белән Дежнев урамындагы бер фатирда янгын башлана. Коткаручылар бинадан өч кешене алып чыга. Бу кешеләрнең берсе генә исән кала. Мәрхүмнәрнең шәхесе турында хәбәр ителми.

Фатирга ут төртеп яндырулары ачыклана. Хөкем ителүче кешеләр янгын ясап, башка җинаять эзләрен яшермәкче була.

Фаҗига булган кичтә Алмаз Сабитов һәм Сергей Ларин бер танышын вәхшиләрчә кыйный. Шуннан соң кыйналган ир-атның бергә яши торган хатынын һәм абыйсын скотч белән бәйләп куялар. Җинаятьчеләр фатирга ут төртә һәм үзләре чыгып кача.

Суд карары белән бу ике ир-ат 23 һәм 30 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Алар каты режимлы колониягә китәчәк. Шулай ук җинаятьчеләр 1 миллион сум күләмендә мораль зыянны түләргә тиеш.

Җинаять берничә кеше катнашында һәм аеруча вәхшилек белән кылынган. Шуңа күрә хөкем карары да катгый, дип аңлатылган әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100