Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда фахишәлек белән шөгыльләнүдән баш тарткан өчен, притон хуҗасы 15 яшьлек кызга үтерү белән янаган

Казанда фахишәлек белән шөгыльләнүдән баш тарткан өчен, притон хуҗасы 15 яшьлек кызга үтерү белән янаган

news_top_970_100
Казанда фахишәлек белән шөгыльләнүдән баш тарткан өчен, притон хуҗасы 15 яшьлек кызга үтерү белән янаган
Казанның Совет районында 34 яшьлек Айсинә Шәмсияровага карата җинаять эшен тикшерә башладылар. Ул балигъ булмаган балалар катнашында интим-агентлык оештыруда гаепләнә, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче Айсинә Шәмсиярова 2018 елда Казанда арендага берничә фатир ала һәм аларда секс-притон оештыра. Элемтә өчен ул фахишәләргә кесә телефоннары бирә, агентлыкның рекламасын Интернетта урнаштыра.

Моннан тыш, тикшерү вакытында Шәмсиярованың балигъ булмаган кызга янавы да ачыкланган. Фахишәлек белән шөгыльләнүдән баш тарткан өчен, ул кызның якыннарын үтерәм дип куркыткан һәм аны пычак белән яралаган. 

Айсинә Шәмсиярова "Үтерү белән янау", "Фахишәлек белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм балигъ булмаганнарны фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр итү", "Балигъ булмаган балалар катнашында фахишәлек белән шөгыльләнүне оештыру" маддәләре буенча гаепләнә. 

Шәмсиярова үз гаебен танымый. Суд аны СИЗОга җибәрде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100