Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда биш катлы йортта янгын вакытында 11 яшьлек малай үлгән

Казанда биш катлы йортта янгын вакытында 11 яшьлек малай үлгән

news_top_970_100
Казанда биш катлы йортта янгын вакытында 11 яшьлек малай үлгән
15 августка каршы төндә Казанның Космонавтлар урамындагы 28нче номерлы күпкатлы йортта янгын чыга. Янгын вакытында өч олы кеше зыян күрә, 11 яшьлек малай үлә. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

87 яшьлек һәм 41 яшьлек ике хатын-кызны, 42 яшьлек ир-атны 7нче номерлы хастаханәгә озатканнар. Имгәнгән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр, тик малай иртәнге дүртләр тирәсендә хастаханәдә вафат булган. 



"Башлангыч мәгълүматлар буенча, төнлә йортның икенче катында 87 яшьлек әби фатирында янгын чыга. Электр җылыткычы төзек булмау сәбәпле, ут килеп чыгу ихтимал. Шуннан соң әби подъездга чыга. Бишенче катта яшәүче күршеләр - ир белән хатын һәм аларның 11 яшьлек улы да төтен исен сизеп ала, алар да фатирдан чыга һәм баскычтан төшә башлый. Ләкин бу кешеләр төтен исе белән агулана", - дип сөйләде Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Әлеге фаҗигадән соң, "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Фаҗиганең ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклаячак.

"Биш катлы йортта янгын турында хәбәр 2.40 сәгатьтә килде. Урынга килгән коткаручылар икенче каттагы өч бүлмәле фатирда ачык ялкын булуын күрә. 10 квадрат метр мәйданда әйберләр яна. Фатирның 87 яшьлек хуҗасын төтен тулган подъезддан полиция хезмәткәрләре тапкан. Аны алып чыгып, табибларга тапшырганнар", дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100