Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер ир-ат танышын үтереп, мәетен тураклаган

Казанда бер ир-ат танышын үтереп, мәетен тураклаган

news_top_970_100
Казанда бер ир-ат танышын үтереп, мәетен тураклаган
Казанда 39 яшьлек ир-ат танышын үтерүдә гаепләнә. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат танышы белән табын корып утыра. Шул чакта ул танышын үтерә. Аннары мәетне тураклый һәм Казансу елгасы буена күмеп куя.

"8 октябрьдә кич белән Чистай урамындагы йортларның берсендәге фатирда 57 яшьлек ир-ат мәетенең өлешләре табылды. Сибгат Хәким урамында Казансу елгасы буенда ике капчык та табылды. Капчыклар комга күмелгән иде. Аларның эчендә мәрхүмнең мәете кисәкләре салынган", - диде Шептицкий.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны тиз арада тоткарлыйлар. Тоткарлаганда ул исерек була. Соңрак ачыкланганча, бу ир-атлар табын корып утырганда талаша башлый. 39 яшьлек ир-ат 57 яшьлек танышының башына балта белән суга. Шуннан соң ул куркып кала һәм җинаять эзләрен яшерергә маташа. Мәетне кисәкләргә тураклый. Мәет кисәкләрен урамга алып чыга, шунда аны күршеләре күреп кала. Күршеләр шунда ук полициягә хәбәр итә.

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100