Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер ир-ат шартлау булган фатир балконыннан төшкән мизгел видеога эләккән

Казанда бер ир-ат шартлау булган фатир балконыннан төшкән мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Казанда бер ир-ат шартлау булган фатир балконыннан төшкән мизгел видеога эләккән

27 мартта Казанның Җиңү проспектындагы күпкатлы йортның сигезенче катында шартлау булды. Көнкүреш газы шартлаудан соң җинаять эше кузгатылган. Шул ук вакытта идарәче компаниядә тентүләр бара. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

"Казанда көнкүреш газы шартлау факты буенча "Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта вакыйга урынын карау үткәрелә, "Идел буе районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе"ндә тентүләр алып барыла", — дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Видеода балконны ут чорнап алганлыгы күренә. Шулай ук фатир тәрәзәсеннән дә куе кара төтен ургыла.

Фатирдагы ир-атның балконнан чыгып котылган мизгелен шаһитлар видеога төшереп торган. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. Кадрларда ярымшәрә ир-ат күренә. Ул җимерек балконга үрмәләп чыккан. Ир-ат башта чүп-чарны аска ташлый, шуннан соң үзе астагы каттагы балконга төшә. Подъезд янында бу кешене табиблар каршы алган һәм хастаханәгә алып киткәннәр.

Ике каттагы дүрт фатирга зыян килгән. Шуларның берсендә бүлмәләр арасындагы стена ишелгән, бөтен тәрәзәләр дә ватылган, диелгән "Вести" каналы хәбәрендә.

Соңрак билгеле булганча, газ шартлаган фатирда имгәнгән ир-ат вафат булган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте. Агентлык мәгълүматы буенча, бу ир-ат — фатир хуҗасы. Ул 2-3нче дәрәҗәдә пешкән.

"Ир-ат авыр травмаларадан үлде", — дип аңлатканнар министрлыкта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100