Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер ир-ат, хатын-кызлар купальнигы киеп, нәни кызларга бәйләнеп йөргән

Казанда бер ир-ат, хатын-кызлар купальнигы киеп, нәни кызларга бәйләнеп йөргән

news_top_970_100
Казанда бер ир-ат, хатын-кызлар купальнигы киеп, нәни кызларга бәйләнеп йөргән
Казан урамында 34 яшьлек ир-ат 12 яшьлек кызларга бәйләнеп йөргән. Ул өстенә хатын-кызлар купальнигы кигән булган. Бу турыда "Татар-информ"агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр иткән. 

Тикшерү материалларыннан билгеле булганча, 13 майда Батыршин һәм Серов урамнары тирәсендә Рамил Мотыйгуллин исемле ир-ат 12 яшьлек ике кызга карата азгын гамәлләр кылган. Соңрак аның 2017 һәм 2018 елда кылынган шундый ук җинаятьләргә катнашы булуы да ачыкланган. Ул вакытта да 11 һәм 12 яшьлек кызлар зыян күргән.

"Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат, кагыйдә буларак, куаклар арасында качып торган һәм кыз балалар янына кисәк кенә килеп чыккан. Бер кыз янына килгәндә ул өстендәге футболкасын салган. Футболка астында хатын-кызлар купальнигы булган. Бу кешенең фатирын тентегәндә, анда хатын-кыз купальниклары һәм бала киемнәре табылды", - дип сөйләгән Газизова.

Судта сорау алганда бу ир-ат беркайчан да дуслары булмавы, беркайчан да кызлар белән очрашып йөрмәве турында сөйләгән. 

Балаларга һөҗүм итү урынын бу ир-ат махсус сайлаган. Серов һәм Бортников урамнары янында мәктәп һәм гимназия бар. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат биналар арасында йөргән һәм мәктәп укучыларын сагалаган.

Бүген Казанның Киров районы суды 34 яшьлек Рамил Мотыйгуллинны кулга алды. Ул 14 июньгә кадәр тикшерү изоляторында булачак. Аңа "12 яше тулган, тик 14 яше тулмаган балага карата азгын гамәлләр" һәм "14 яше тулмаган балага карата көчләү гамәлләре" маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. Рамил Мотыйгуллин үз гаебен тулысынча таныган.

Бу ир-атны күзәтү камерасы төшереп алган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100