Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Казанда айнып киттем": Йөкле хатыны эзләткән Чаллы егете табылды

"Казанда айнып киттем": Йөкле хатыны эзләткән Чаллы егете табылды

news_top_970_100
"Казанда айнып киттем": Йөкле хатыны эзләткән Чаллы егете табылды

15 мартта Чаллыда Рәсим Ш. исемле ир-ат югалды. Аны йөкле хатыны эзли, дип хәбәр иткән идек. 22 мартта егетнең табылуы турында «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Бу кешенең йөкле хатыны полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. 15 марттан бирле аны полиция, волонтерлар һәм туганнары эзләде.

Рәсимнең туганнан туган апасы «Челнинские известия» сайтына туганының табылуы турында сөйләгән. Рәсим 21 мартта кичке якта өенә үзе кайткан. Ул кыйналган, акчасы да булмаган, кәрәзле телефоны да югалган. Рәсим үзе белән ни булганын анык кына сөйли дә алмый. «Дустым янына барырга җыенган идем. Попутка машинага утырдым. Шуннан соң Казанда гына айнып киттем», — дигән ул. Шуннан соң ни булганын Рәсим хәтерләми.

Мәрхәмәтле кеше очрап, югалган Рәсим кире Чаллыга әйләнеп кайта алган. Машина йөртүче аннан юл өчен акча да алмаган, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100