Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда автомобилист әби, тормоз белән газ педальләрен бутап, берничә машинаны бәрдереп киткән

Җимерелгән машиналар хуҗалары әбине салоннан тартып чыгарырга ябырылган.

news_top_970_100
Казанда автомобилист әби, тормоз белән газ педальләрен бутап, берничә машинаны бәрдереп киткән
Казанда "Лада" белән идарә итүче пенсионер хатын парковкадагы биш машинаны бәрдергән. Зәкиев урамында булган вакыйга турында "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итте.

Пенсионер хатын зур тизлектә барып, башка машиналарны җимереп киткән. Хәзер биш машинага ремонт кирәк булачак.

Авария урынына машина хуҗалары һәм шаһитлар җыелган. Алар "Лада" рулендә исерек кеше утыра дип уйлаган булган. Аны салоннан сөйрәп чыгарып, ЮХИДИ инспекторларына тапшыру өчен, "Лада" янына ташланганнар. Тик салонда коты алынган пенсионер хатынны күреп алач, аларның усаллыгы да бетеп киткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әби кеше ни өчен парковкада газ педаленә каты итеп басканын аңлата алмаган. Ул тормоз урынына газга басуын гына әйткән.

Башка автомобильчеләр сүзе буенча, парковкага кергәндә "Лада" тизлеге минималь булган, ләкин ул тизлеген арттырган. Җимерелгән машиналарны иминият компанияләре аша төзәтәчәкләр. Ләкин ОСАГО акчасы барысын да каплар өчен җитәчәкме юкмы икәне әлегә билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100