Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан үзәгендә коточкыч авариядә ике бала һәм ике олы кеше имгәнгән

Урам чатын светофорның кызыл төсенә узарга маташкан BMW машинасы берничә тапкыр капланып, түбәсенә ята.

news_top_970_100
Казан үзәгендә коточкыч авариядә ике бала һәм ике олы кеше имгәнгән
18 октябрьдә көндез Казанның Мөштәри һәм Горький урамнары чатында Nissan Qashqai һәм BMW машиналары бәрелешкән. Авариядә ике олы кеше һәм ике бала имгәнгән. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте. 

Шаһитлар сүзләренчә, Горький урамы буйлап барган BMW автомобиле, урам чатына килеп җиткәч, светофорның кызыл төсенә тукталмый. Шушы ук вакытта Мөштәри урамы буйлап баручы Nissan Qashqai машинасына яшел төс яна һәм ул хәрәкәтен дәвам итә. Чатта бу ике машина бәрелешә. Бәрелгәннән соң, BMW берничә тапкыр капланып, түбәсенә ята. 

Хатын-кыз идарә иткән BMW машинасында ике бала була. Балалар махсус утыргычта утырганга гына, җитди имгәнми кала. Аларны табиблар хастаханәгә алып китә. Nissan Qashqai машинасында барган йөртүчегә һәм пассажирга да табиб ярдәме кирәк була. BMW автомобилен идарә итүченең сәламәтлеге турында хәбәр ителми. 

Чатта урнаштырылган күзәтү камералары ярдәмендә авариянең сәбәпләре ачыкланачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100