Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кешесен өендә елан чагып, могҗиза белән генә исән калган

Бу - яшел мамба чакканда кешене коткарып калуның Россиядә беренче очрагы.

news_top_970_100
Казан кешесен өендә елан чагып, могҗиза белән генә исән калган
Казан табиблары агулы елан чаккан ир-атны үлемнән коткарып калган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

  • Яшел мамба еланы чаккан кешенең үлү ихтималы бик зур. Бу елан дөньядагы иң куркыныч ун елан исемлегенә керә.
Казандагы 7нче хастаханәнең токсикология бүлеге җитәкчесе Алия Насыйбуллина РИА Новостига сөйләгәнчә, бу кешене хастаханәгә 8 июньдә китергәннәр. Аның тормышы өчен табиблар берничә тәүлек көрәшкән. Ул өч көн бик авыр хәлдә булган, аннан ун көн реанимациядә яткан.

Әлеге ир-ат өендә берничә агулы елан асрый икән. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен сакламаган ирне үз еланы чаккан. "Ашыгыч ярдәм" килгәндә аның хәле бик авыр булган. Ирне 20 минут эчендә хастаханәгә китергәннәр. 

Яшел мамба еланы чакканда кулланыла торган сыворотканы тәүлек эчендә генә Россиядә таба алмаганнар. Шуңа күрә ирне дарулар белән комага җибәреп торганнар. Шуннан соң, аның канын чистартканнар.

Насыйбуллина әйткәнчә, бу - яшел мамба чакканда кешене коткарып калуның Россиядә беренче очрагы.

Елан хуҗасының үзенә-үзе беренче ярдәм күрсәтүе дә гомерен саклап калырга ярдәм иткән. Ул елан тешләгән урынны үзе кисеп алган, аннары яндырган, дип сөйләгән табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100