Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кайнар су, кайчы, шапмур": 12 яшьлек малай энесе каршында әнисен вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәләр

"Кайнар су, кайчы, шапмур": 12 яшьлек малай энесе каршында әнисен вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәләр

news_top_970_100
"Кайнар су, кайчы, шапмур": 12 яшьлек малай энесе каршында әнисен вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәләр
27 октябрьгә каршы төндә Петербург шәһәрендәге фатирларның берсендә 46 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Аның тәнендә кадалган һәм киселгән эзләр була. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

78.ru порталы бу хатынны 12 яшьлек улы үтергән дип хәбәр итте. Полициядә журналистларга әлеге җинаять турында сөйләгәннәр. Малай әнисенә чәйнектән кайнар су сипкән, анасының тәнен ниндидер очлы әйбер белән кискәләп алган. Фаҗига урынында пычак, кайчы, пинцет, шампур табылган.

Бу малайның игезәк сыңары - энесе булуы билгеле. Ике бала да акылга зәгыйфь. Җинаять вакытында фатирда аларның исерек әтисе дә була. Мәрхүмәнең ире бу хәлне аңлап алгач, үзенең әти-әнисенә шалтырата, алар полиция чакыра.

"Бишенче канал" хәбәрчесе бу гаиләнең күршеләре белән аралаша. Алар мәрхүмә хатынның гел исерек булуын сөйли. Шулай да моңа кадәр исерекләрнең талашы зур җәнҗалга әверелми.

"Фонтанка" сайты хәбәр иткәнчә, 12 яшьлек малай, әти-әнисенең гел исерек булуыннан туйганга, шундый җинаятькә баруы ихтимал. Бу гаиләне социаль хезмәтләр контрольдә тоткан. Биредә балаларга да алкоголь салып биргәннәре билгеле.

Абый-энеле малайларга 12 генә яшь булганга, аларга карата җинаять җаваплылыгы кулланылмый. Хәзер социаль хезмәтләр балаларны урнаштыру урынын билгели, бу махсус учреждение булуы ихтимал, дип хәбәр итте "Вести" каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100