Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Каты итеп калтыратты": Электр тогы суккан 9 яшьлек баланың ике кулын кисеп алганнар - видео

Мәктәп укучысын 10 000 В көчәнешендә электр тогы суга.

news_top_970_100
"Каты итеп калтыратты": Электр тогы суккан 9 яшьлек баланың ике кулын кисеп алганнар - видео

Башкортстанның Бәләбәй районында фаҗига булган. 9 яшьлек малай электр баганасына менгән һәм аны электр тогы суккан. Табиблар баланың ике кул чугын да ампутацияләргә мәҗбүр булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итә.

Быел ноябрь азагында 9 яшьлек малай иптәшләре белән урамда уйнап йөри. Алар ташландык бина тирәсендә электр баганасына менәргә җыена. Мәктәп укучысы ялгыш кына электр чыбыгына тиеп китә. Аны 10 000 В көчәнеш астындагы кабельдән электр тогы суга.

Уфадагы хастаханә табиблары, травмаларны күргәч, баланың ике кул чугын да кисеп алырга кирәк дигән карар кабул итә. Табиб Руслан Гыйматдинов сүзләренчә, нәни пациентка пластик операция һәм озак вакыт реабилитация кирәк булачак.

Роман исемле малай бу көнне минутлап исендә калдырган. «Мине ток сукты. Башта каты итеп калтыратты. Күз алдым караңгыланды. Аңыма килгәч, авыздан кан китте», — дип сөйли ул.

Романның әнисе исә баланы ток суккан урында әле дә булса койма юк дип әйтә. Тикшерү комитеты вакыйганың сәбәпләрен ачыклый. Волонтерлар Романга ярдәм җыю белән шөгыльләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100